Татарстан әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экокуркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстенлекле мәсьәләләрне хәл итүдә бай тәҗрибәгә ия. Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрү буенча Оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы үткәрелде

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә мохит сыйфаты белән идарә итү системалары булдыру, техноген йөкләмәләрне киметү, шул исәптән әйләнә-тирә мохит сыйфатына региональ нормативлар нигезендә, иң эре җитештерү предприятиеләрендә пычраткыч матдәләр чыгару һәм агызып чыгаруларны өзлексез контрольдә тотуны оештыру. Бу өстенлекле чаралар турында бүген Түбән Камада Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрү буенча Оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында фикер алыштылар. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экокуркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстенлекле мәсьәләләрне хәл итүдә бай тәҗрибәгә ия булуы турында әйтте. “Дәүләт органнарының, муниципаль органнарның, сәнәгать предприятиеләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, зур антропоген йөкләнешләр һәм сәнәгать җитештерүенең алга таба актив үсеше шартларында Түбән Каманың экологик иминлеге тәэмин ителә”, -диде Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев. Аның әйтүенчә, киләчәктә җыелма исәпләрне куллануның бер юлы булып атмосферага чыгармаларның автомат контроль системалары белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиешле чыганакларын билгеләү тора. Инде 2018 елның 1нче январеннан I категорияле объектларда чыгармаларның һәм агызуларның төп чыганаклары автомат контроль системалары белән тәэмин ителергә тиеш. Татарстан территориясендә әлеге категориядә 216 объект теркәлгән. Аларның кайберләренең инде уңай тәҗрибәсе дә бар. Табигать саклау өлкәсендәге законнарда үзгәрешләр турында һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау турында Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов сөйләде. Түбән Кама мэры Айдар Метшин үз чыгышында Экология министрлыгы һәм шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре белгечләре кергән ведомствоара төркем эшенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирүе турында әйтте.

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирә мохитне саклау арасындагы балансны сакларга”, - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев үз докладында. Ул икътисадның реаль секторы предприятиеләрендә зур экологик җаваплылык булуы турында әйтте. “Яшел” икътисад теория булырга түгел, ә көндәлек көнкүреш гадәтләре дәрәҗәсенә кергән гамәли чара булырга тиеш. Республиканың табигать саклау корпусының Татарстан предприятиеләре белән бергәләп килешенеп эшләве куелган бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк, дип басым ясап әйтте министр. Россиядә Экология елы, ә Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән агымдагы елда икътисад белән экологиягә юнәлдереп идарә итү нигезендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү тәэмин ителә.

Утырыш башланганчы, мероприятиедә катнашучылар заманча табигать саклау җиһазлары күргәзмәсен карадылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International