Бүген Татарстанның Экология министрлыгында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткән кешеләрне котладылар. Рәхмәт сүзләре белән министр Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. “Сезнең тормыш, сезнең энергия, тормышка мәхәббәт һәм патриотлык яшьләр өчен үрнәк булып тора. Сезнең күбегез хезмәтен дәвам итә, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Зирәклек һәм тәҗрибәгез өчен тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәт белдерәм, табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәттәге бу сыйфатларны бүген сездән яшь буын үзләштерә. Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләре формалашуга нәкъ менә өлкән буын үрнәге йогынты ясый”, - диде үзенең котлавында Фәрит Габделганиев. Ул аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International