"Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" законы белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә кагылышлы норматив актлар төзәтелде

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата: үзгәрешләр "Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында", "Гражданнар сайлау хокукларының төп гарантияләре турында", "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында", "Россия Федерациясендә дәүләт гражданлык хезмәте турында", "Россия Федерациясе муниципаль хезмәте турында", "Коррупциягә каршы көрәш турында", "Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең контроль-исәп органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында", "Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында хезмәт һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль законнарына кертелде.
Норматив актларга депутатлар, җирле үзидарәнең сайлаулы органнары әгъзалары, җирле үзидарәнең сайлап куелган вазыйфаи затлары, контракт буенча муниципаль вазыйфа, җирле хакимият башлыгы вазыйфасын биләргә дәгъва итүче гражданнар, һәм алда аталган вазыйфаларны биләүче затлар өчен  коррупциягә каршы билгеле бер бурычларны һәм тыюларны билгелүче нигезләмәләр өстәлгән.
Төбәкнең югары вазыйфаи затына (Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте югары башкарма органы җитәкчесенә) муниципаль вазыйфалар һәм муниципаль хезмәтнең аерым вазыйфаларын биләүче затлар тапшыра торган керемнәр, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү буенча, шулай ук коррупцион хокук бозган затның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, яки аңа карата башка дисциплинар җаваплылык куллану турында гариза белән тиешле карар кабул итәргә вәкаләтле җирле үзидарә органына яки судка мөрәҗәгать итү бурычы йөкләнгән.
Россия Федерациясе субъектының дәүләт вазыйфаларын яки муниципаль вазыйфаларны биләүче контроль-исәп органнарының вазыйфаи затлары, коррупциягә каршы көрәш турына законнарда билгеләнгән чикләүләр һәм тыюларны үтәмәгән, бурычларын үтәмәгән очракта, законнар чыгару (вәкиллекле) орган карары нигезендә, үз вазыйфасыннан вакытыннан алда азат ителә.
 РФ субъектының дәүләт хакимияте органнары әлеге норматив акт нигезләрен үстерү максатыннан, коррупциягә каршы тикшерүләр үткәрү тәртибен җайга салучы төбәк законын кабул итәргә тиеш. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International