Судан файдалану өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары 2017 елда Россия Федерациясе Су кодексына кертелгән үзгәрешләргә яраклаштырылган

"Су объектларын файдалануга бирү буенча процедураларны камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 20 мартындагы РФ Хөкүмәте карары белән, аукцион үткәрүдән тыш, судан файдалану шартнамәсе нигезендә, эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен бирелә торган документлар һәм мәгълүматлар исемлеге билгеләнде

Россия Федерациясе Су кодексында билгеләнгәнчә, аукцион үткәрүдән тыш, судан файдалану шартнамәсе нигезендә, акваториядән файдалану түбәндәге максатларда гамәлгә ашырыла:

су объектларыннан су ресурсларын алу;

су объектларының судно ремонты һәм судно төзелеше корылмаларын эксплуатацияләү өчен кирәкле һәм гидротехник корылмалар куелган акваториясен файдалану;

шифаханә-курорт оешмаларының акваториядән дәвалау һәм савыктыру максатларында файдалануы;

дәүләт яки муниципаль милектә булган һәм гомуми кулланылыштагы су объектының яр полосасы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренең хокук ияләре тарафыннан пляжларны эксплуатацияләү өчен, шулай ук федераль законнар нигезендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмалары, туроператорлар яки турагентлар тарафыннан рекреация, балаларның, ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның оештырылган ялы максатларында акваториядән файдалану.

Хуҗалык итүче субъектның аукционнан тыш төзелгән судан файдалану шартнамәсе нигезендә, гамәлгә ашырырга мөмкин булган эшчәнлегенең ярашлылыгын раслаучы документлар һәм мәгълүматларның тулы исемлеге каралган.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International