26 май - Россия эшкуарларыгы көне

Россиядә Эшкуар көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм көне Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 номерлы Указы белән билгеләнгән. Һөнәри бәйрәм булуы дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан һөнәрнең танылуы турында сөйли.
Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан эшкуарларның хокукларын яклау турындагы законнарны саклауга зур игътибар бирелә. Күзәтчелектәге территориядә 1 млн артык юридик зат һәм шәхси эшкуар теркәлгән, бу күрсәткеч Россия Федерациясендә теркәлгән барлык эшкуарларның алтыдан бер өлешен тәшкил итә.
Ел саен табигатьне саклау прокурорлары тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары хокуклары бозылуның 3 меңнән артык очрагы ачыклана. Прокурор тыкшынуы аркасында контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә күп санлы закон бозу очраклары бетерелә, гавами хезмәтләрнең сыйфаты һәм үтемлелек дәрәҗәсе арта.
2015 елдан башлап, үтәлгән дәүләт һәм муниципаль контрактлар өчен вакытында түләү өлешендә, эшкуарларның хокукларын яклау турындагы законнар үтәлеше прокуратура контролендә тора. Табигатьне саклау прокурорларының таләбе буенча төбәк һәм муниципаль контрактлар буенча 200 млн. сумнан артык суммага йөкләмәләр үтәлгән.
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән планлы тикшерүләр үткәрү планын формалаштыру, планнан тыш күчмә тикшерүләр үткәрүне килештерү вәкаләтләрен үтәү икътисадый эшчәнлек иреген яклауның төп юнәлешләренең берсе булып тора.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә вәкаләтле булган, күзәтчелектәге дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль органнары тарафыннан 2019 елда юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр уздыруның җыелма планын формалаштыру барышында 3,8 меңнән артык объектка карата аларны планга кертүдән баш тарту турында карар кабул ителгән. Нәтиҗәдә тикшерү өчен планлаштырылган чаралар саны ике тапкырга кимегән.
2019 елның 4 ае эчендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль органнарына урынга чыгып 46 планнан тыш тикшерү үткәрүне килештерүдән баш тартылган, килгән гаризаларның гомуми исәбендә һәр икенчесе, шуларның яртысыннан артыгы – нигезләр булмауга бәйле рәвештә.
Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасының әлеге юнәлештәге эшчәнлеге Россия Федерациясе субъектларында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле Идел бассейны, "Деловая Россия", "ОПОРА России", Сәүдә-сәнәгать палатасы, кече бизнес предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциацияләре кебек күп кенә бүтән иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Идел прокуратурасы каршында Кече һәм урта бизнесны яклау буенча иҗтимагый совет, эшкуарларның хокукларын яклау буенча ведомствоара төркем төзелде һәм эшкуарлар катнашында эшли.
Эшкуарлар белән очрашу тәҗрибәсе нәтиҗәле булуын күрсәтте. Узган ел Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр белән берлектә Чуаш Республикасында, Иваново, Түбән Новгород, Тверь өлкәләрендә "Бизнес-хакимият. Ачык диалог" проекты кысаларында шундый очрашулар үткәрде. Табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре даими рәвештә эшкуарларны кабул итә, шул исәптән районнарга чыгып, радио һәм телевидение тапшыруларында катнаша, эшкуарлар өчен түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрә.
Айның һәр беренче сишәмбесендә Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасында Россиякүләм эшкуарларны кабул итү көне үткәрелә. Агымдагы елда прокуратурага эшкуарлык бергәлегеннән 34 вәкил мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да кызыксындырган сораулары буенча федераль законнарга ярашлы аңлатмалар алган, язмача мөрәҗәгатьләр буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең бозылган хокукларын торгызу чаралары күрелгән.

Соңгы яңарту: 2019 елның 21 мае, 19:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International