2021

2004 елдан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан “Эколидер” республика бәйгесе (алга таба - Бәйге) уздырыла, аның максаты әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә торган предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү.

 

Сезнең муниципаль берәмлек вәкилләрен түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга чакырабыз: предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, мәгариф учреждениеләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары.

 

Гаризалар 2021 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр түбәндәге электрон адреслар буенча кабул ителә:

Anastasia.Merdyukova@tatar.ru - оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен;

Anisa.Mannapova@tatar.rи - җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен;

eco.press@tatar.ru - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.

 

Элемтә өчен: экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Артемьева Ольга Владимировна, телефон (843) 267-68-11.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International