Закон чыгаручы калдыкларны зарарсызлау һәм урнаштыру эшчәнлегенә лицензиянең гамәл срогын һәм аларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү эшчәнлегенә лицензия алуның срогын озайтты

“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану турында” 29.06.2015 № 203-ФЗ федераль законы “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” федераль законга, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларын (закон актлары нигезләмәләрен) көчен югалткан дип тану турында” 29.12.2014 № 458-ФЗ  федераль законына үзгәрешләр кертте.

29.12.2014 № 458-ФЗ федераль законының алдагы редакциясе I-IV класс куркынычлы калдыкларны зарарсызлау һәм урнаштыру эшчәнлегенә әлеге Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр бирелгән лицензияләр 2015 елның 30 июненә кадәр гамәлдә дип билгеләнгән иде. Яңа редакция буенча бу лицензияләр 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә кала.

Шулай ук 2015 елның 30 июненә кадәр калдыклар белән лицензияле эш итүнең яңа төрләренә (җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерүгә) лицензияләр алу таләп ителә иде. Законның яңа редакциясе ул эшчәнлек төрләренә лицензияне 2016 елның 1 гыйнварына кадәр алырга кирәк дип билгели. Әлеге срокларны күчерү лицензия алуга гариза бирү өчен кирәкле документлар пакетын әзерләү процедурасының шактый озак булуына бәйле. Потенциаль лицензиатларның лицензияләрне федераль законнарның яңа таләпләренә ярашлы төзү өчен җитәрлек вакытлары юк иде.

Аннан тыш, әлегәчә I-IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү эшчәнлегенә лицензия алуның Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган тәртибе юк, шулай ук шул эшчәнлек төрләренә лицензия алырга теләүчегә кирәкле документлар исемлеге расланмаган.

Үзгәрешләр 2015 елның 30 июненнән үз көченә керде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 10:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International