Закон чыгаручы тарафыннан юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе гадиләштерелде

2017 елның 30 октябрендәге 312-ФЗ санлы Федераль закон белән теркәүче органның  юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу вакытында, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре белән хезмәттәшлеге өлешендә, "Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында" Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр белән юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе гадиләштерелгән. Аерым алганда, хәзер закон теркәүдән баш тарткан очракта (кирәкле документларны тапшырмау яки аларны хаталы тутыру сәбәпле), мөрәҗәгать итүчегә өч ай дәвамында дәүләт теркәвенә алу өчен кирәкле документларны, дәүләт пошлинасын кабат түләмичә һәм теркәүче органда булган документларны кабат бирмичә, өстәмә рәвештә тапшыру мөмкинлеген бирә. Үзгәрешләр 2018 елның үз көченә керәчәк һәм гамәлдә була башлаячак.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International