Табигать саклау прокуроры карары буенча дәүләт контроле (күзәтчелеге) турындагы закон таләпләрен үтәмәгән өчен ТР буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан дәүләти, муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турындагы законнар үтәлешенә тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсенең вазыйфаи заты законнарны бозып, "Бердәм тикшерүләр реестры" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында юридик затка карата тикшерү турында мәгълүматны урнаштырмаган.

Дәүләт контроле (күзәтчелеге) турындагы закон таләпләрен үтәмәгән өчен,  прокурор карары нигезендә суд тарафыннан Идарәнең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6.1 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. 

Табигать саклау прокуратурасыннан, закон бозылуларны бетерү максатында, Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсе җитәкчесе адресына күрсәтмә бирелде. 

Соңгы яңарту: 2019 елның 7 мае, 21:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International