Җитештерү һәм кулланылыш калдыклары белән эш итү өлкәсендә законнар җыелмасын камилләштерүче федераль закон үз көченә керде

"Җитештерү һәм кулланылыш калдыклары турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 31 декабрендәге 503-ФЗ номерлы Федераль закон калдыклар белән эш итү өлкәсендә Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнарына яңа вәкаләтләрне, калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схемаларга карата таләпләр, шул исәптән каты коммуналь калдыкларга, шулай ук калдыкларны туплау урыннарына (мәйданчыкларына) таләпләр билгеләде.
Закон “калдыкларны җыю”, “калдыкларны туплау” һәм “товарларны кулланудан калган калдыклар” төшенчәләренә аныклык кертә, товар кулланудан калган калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала, экологик җыемны исәпләү һәм түләү, шулай ук федераль бюджетка килгән экологик җыем акчаларын файдалану тәртибен билгели.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторларга, тиешле хезмәт күрсәтү килешүләренә, җайга салынырга тиешле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек төрләренә һәм тарифларга, шундый җайга салуның тәртибенә, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча операторларның инвестиция программаларына яңа таләпләр билгеләнә.
Федераль закон шулай ук Россия Федерациясенең торак кодексына, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”, “Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында”, “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына кирәкле төзәтмәле үзгәрешләрне кертә.
Федераль закон, башка чорларда үз көченә керүче аерым нигезләмәләреннән тыш, аны рәсми рәвештә бастырып чыгарган көннән гамәлгә керде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 7 феврале, 15:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International