Россия Федерациясе Урман кодексына урманнарны саклау һәм аларның сыйфатын яхшырту чараларын камилләштерүче үзгәрешләр кертелде

"Урманнарны яңадан торгызу һәм урманнар үчетүне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ санлы федераль закон белән урманнарны саклау һәм аларның сыйфатын яхшырту чаралары камилләшә. 

Россия Федерациясе Урман кодексына урман фонды җирләрен, шулай ук алар составына кертелгән урман һәм урманныкы булмаган җирләрне билгеләүче нигезләмәләр өстәлә. 

Урман законнарының яңа принцибы кертелә - урманнарны саклау принцибы шул исәптән аларны саклау, яклау, яңадан торгызу, үрчетү ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү буенча эшләр башкару максатлары, урманнарны торгызуны гамәлгә ашыруның яңа нигезләре һәм  урманнарны торгызу тәртибе билгеләнә. Әйтик, урманнарны саклау буенча тиешле эшләр урманнарны торгызу һәм урманнарын үчетү проектлары нигезендә башкарылырга тиеш, андый проектларның составын, шулай ук аларны эшләү тәртибен билгеләү урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә карый. 

Урман утыртмаларын кисүне үткәреп, урманнардан файдаланучы, урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү бурычы йөкләнгән затлар даирәсе шактый киңәя. 

Федераль закон 2019 елның 1 гыйнварында үз көченә керә. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International