Татарстан Республикасында табигать саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендә закон бозылу факты буенча чаралар күрде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары (биологик калдыклар) белән эш итү өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Билгеләнгәнчә, республиканың Әгерҗе муниципаль районы территориясендә урнашкан үләт базларын эксплуатацияләү биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итү буенча ветеринария-санитария кагыйдәләре таләпләрен бозып гамәлгә ашырылган.
Мондый шартларда биотермик чокырлардан файдалану үләт базларының һәм аларның санитар торышының алга таба бозылуына китерә, шактый хәтәр йогышлы чирләр барлыкка килүе ихтимал, бу исә кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә ала.
Закон бозылу очракларын бетерү максатында районара прокуратура җирле үзидарә органы җитәкчесе адресына кисәтү чыгарды. Бу җитешсезлекләр ирекле рәвештә бетерелмәгәнгә бәйле рәвештә, табигать саклау прокуроры судка шикаять белән мөрәҗәгать итте.
 Әгерҗе районы суды карары нигезендә җирле үзидарә органын үлек базларын ветеринария законнары таләпләренә туры китерүгә мәҗбүр иттеләр.
Хокук бозуларны бетерү эше табигать саклау прокуратурасы контролендә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 21:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International