Татарстан Республикасында Табигать саклау прокуратурасы таләбе буенча су саклау законнары бозылуны бетерү чаралары күрелде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы суларны саклау турында законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, "Водоканал-Сервис" АҖ, рөхсәт документлары булмаган килеш һәм пычраткыч матдәләрнең рәхсәт ителгән күләме нормативларын арттырып, Куйбышев сусаклагычына агынты сулар агызган.

Прокурор карары нигезендә, гаепле зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8 статьясындагы 1 өлеше буенча (Су объектларына агынты сулар агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу) административ җаваплылыкка тартылды, аңа штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Хокук бозуларны бетерү максатыннан, оешма директорына күрсәтмә бирелде.

Закон бозу үз вакытында бетерелмәү сәбәпле, табигать саклау прокуроры агызыла тоган агынты суларны норматив чистартуны тәэмин итү, кирәкле рөхсәт документларын эшләү һәм алу таләбе белән судка мәрәҗәгать итте.

Прокурор таләпләре суд тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелде. Хәзерге вакытта предприятие тарафыннан су объектына агызырга мөмкин булган агынтылар нормативы эшләнгән, пычраткыч матдәләрне агызуга рөхсәт алынган.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International