Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы биологик калдыкларны законсыз урнаштыру факты буенча тикшерү үткәргән.
Ит эшкәртү комбинаты хезмәткәрләренең, табигатьне саклау, санитария-эпидемиология законнарын санга сукмыйча, Куйбышев сусаклагычының (Идел елгасы) су саклау зонасында һәм су җыю мәйданчыгында, яр буеннан 100 метр ераклыктагы урынга 2-3 метр тирәнлеккә хайван калдыкларын күмеп куйганлыклары билгеләнгән.
Органик матдәләрне законсыз төстә җиргә күмү әйләнә-тирә мохиткә хайваннар һәм кешеләр өчен уртак чирләр тарату куркынычын тудыра.
Тикшерү органына җибәрелгән тикшерү материаллары буенча РФ Җинаятьләр кодексының 247 статьясындагы 1 өлеше (“Экологик хәтәр матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу”) буенча җинаять эше кузгатылган.
Соңгы яңарту: 2019 елның 15 марты, 19:13