Административ хокук бозулар турында РФ кодексына тикшерүләрнең бердәм реестрына мәгълүматлар кертмәгән өчен вазыйфаи затларның җаваплылыгын билгеләүче үзгәрешләр кертелде

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6.1 статьясы белән контроль функцияләрен гамәлгә ашыручы дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең вазыйфаи затлары тарафыннан дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольлек турында законнар җыелмасы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән.
Әйтик, әлеге статьяга, "Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6.1 һәм 28.3 статьяларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 26 июлендәге Федераль закон нигезендә, вазыйфаи затлар тарафыннан тикшерүләрнең бердәм реестрына мәгълүматлар кертү турында бурыч үтәлмәгән өчен, кисәтү яки 1дән 3 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган, дигән норма өстәлгән.
Мәгълүмат кертү срокларын күп тапкырлар үтәмәү өчен яки бер ел дәвамында кертелгән мәгълүматлар ике һәм аннан күбрәк мәртәбә ялган була яки тулы булмый икән, шундый ук җәза билгеләнә.
Моннан тыш, эчке эшләр органының (полиция) вазыйфаи затына беркетмә төзү вәкаләте  биргән административ хокук бозулар исемлеге аныкланган. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International