Комплекслы экологик рөхсәтләр бирү тәртибе расланды

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән комплекслы экологик рөхсәтләр бирү тәртибе расланды.
Комплекслы экологик рөхсәт I һәм II категория объектлары өчен пычраткыч матдә ташландыкларына һәм агынтыларына карата рөхсәтләрне алмаштырачак. Моннан тыш, документка калдыкларның барлыкка килү нормативлары һәм аларны урнаштыруга Росприроднадзордан бирелә торган лимитлар буенча белешмәләр кертеләчәк.
РФ Хөкүмәтенең "Комплекслы экологик рөхсәтләр бирү, аларны үзгәртеп рәсмиләштерү, яңадан карау, аларга үзгәрешләр кертү, шулай ук кайтарып алу тәртибе турында" 2019 елның 13 февралендәге 143 номерлы карары нигезендә комплекслы экологик рөхсәтләр бирү, аларны озынайту, үзгәртеп рәсмиләштерү, яңадан карау, аларга үзгәрешләр кертү, шулай ук мондый рөхсәтләрне кире алу тәртибе расланды.
Комплекслы экологик рөхсәтләрне әйләнә-тирә мохиткә шактый һәм уртача тискәре йогынты ясаучы объектларда (I һәм II категория объектларында) хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затлар, шәхси эшкуарлар алачак. 
Комплекслы экологик рөхсәтләр заявка тапшырылган вакыттан алып 30 көн эчендә биреләчәк, 7 ел гамәлдә булачак һәм, барлык шартлар үтәлгән очракта, шул ук срокка озынайтылачак.
Беренчеләрдән булып – 2023 елның 1 гыйнварына кадәр – КЭР алуга заявка белән Россиядә пычраткыч матдә ташландыкларының, агынтыларының суммар күләмендәге өлеше кимендә 60% тәшкил итүче 300 объект мөрәҗәгать итәргә тиеш.
2025 елның 1 гыйнварына кадәр комплекслы экологик рөхсәтләрне Россия территориясендә I категориягә караган калган барлык объектлар алырга тиеш.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 21:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International