1981 елның 4 декабрендә туган.
Белеме:
2006 елда «Хокук белеме, хокук белгече» белгечлеге буенча Хокук һәм идарә академиясе (институт) дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
2007 елдан 2009 елга кадәр – Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясендә җаваплы сәркатип.
2009 елдан 2011 елның августына кадәр – Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының гомуми бүлеге башлыгы.
2011 елның сентябреннән декабренә кадәр – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе.
2011 елның декабреннән 2019 елга кадәр – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары.
2019 елдан 2020 елга кадәр – Чуваш Республикасы Башлыгы хакимиятенең Эчке сәясәт идарәсенең җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлек бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
2020 елның февраленнән – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эшләр идарәчесе.
Бүләкләре:
«Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале, «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы хезмәтләре өчен» медале.
Гаилә хәле: өйләнгән, өч баласы бар.