Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу идарәсе

назад

Министрлыкка йөкләнгән бурычлар нигезендә Идарә, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе функцияләре кодификаторына туры китереп, үз вәкаләтләре чикләрендә Министрлык функцияләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә:

җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү (01.06.01 <*>), шул исәптән:

- Россия Федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге җир асты байлыкларының бердәм дәүләт фонды белән эш итүдә катнашу (01.06.01.1 <*>);

- минераль чимал базасын өйрәнү, куллану һәм яңадан торгызу белән идарә итү(01.06.01.2 <*>);

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу (01.06.01.3 <*>);

Татарстан Республикасы территориясендә геологик разведка һәм геодезия эшчәнлеге белән идарә итү (03.01.10 <*>);

үз компетенциясе кысаларында озак сроклы чорга (01.01.1 <*>) социаль-икътисадый программалаштыру;

үз компетенциясе чикләрендә планлаштырылган елга (01.01.2 <*>) социаль-икътисадый программалаштыру.

Идарә үз компетенциясе чикләрендә һәм әлеге Нигезләмәнең 3.1 пункты нигезендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу өлкәсендә:

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукы бирү турында карарлар проектларын әзерли;

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану тәртибен билгеләүдә катнаша;

- гомуми таралганнарга карамаган файдалы казылма ямаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә катнаша;

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларын җәлеп итү һәм үзләштерү сроклары һәм шартлары турында тәкъдимнәр әзерли;

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына конкурслар яки аукционнар үткәрү, конкурс яки аукцион комиссияләренең составы һәм эш тәртибе турында карарлар әзерләүне оештыра һәм җир асты байлыкларының һәр участогына яки җир асты байлыклары участоклары төркеменә карата аукционнар яки конкурслар үткәрү тәртибен һәм шартларын билгели;

- гомуми таралган файдалы казылма ятмаларын ачу фактын билгеләү буенча комиссия эшендә катнаша;

- Министрлыкның җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органы белән килештерелгән, минералогик, палеонтологик һәм башка геологик коллекцион материаллар җыю өчен җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукы бирү турындагы карарын әзерли;

- файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләрне башкару буенча башка проект документларын килештерү комиссиясе эшендә катнаша;

- үз компетенциясе чикләрендә җир асты байлыкларын геологик-геофизик өйрәнүнең торышы һәм файдалы казылмалар ятмаларын үзләштерү мониторингын алып бару буенча эшләрне оештыруны тәэмин итә;

федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары белән җир асты байлыкларыннан файдалану белән бәйле эшләрне куркынычсыз алып баруга һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар турындагы законнарның, шулай ук җир асты байлыкларын саклау буенча билгеләнгән тәртиптә расланган стандартларның һәм таләпләрнең үтәлешенә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итә;

- җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен даими түләү ставкалары күләмен, Татарстан Республикасы милкендә булган җир асты байлыклары турында геологик һәм башка мәгълүмат өчен түләү күләмен һәм аны алу тәртибен билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша;

- җир асты байлыкларын куллану һәм саклау белән бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеген методик яктан тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә;

- Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалануның төп юнәлешләрен билгеләүдә катнаша;

- Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары таләп ителгән Татарстан Республикасы законнары проектларын, башка норматив хокукый актларын һәм башка документларны эшләүдә катнашу, үз компетенциясе чикләрендә закон чыгару һәм башка хокукый актларга тәкъдимнәр әзерләү;

- җир асты байлыкларын файдалану һәм саклау өлкәсендә инструктив-методик документлар әзерли;

- җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның үзләренә бирелгән тау отводлары һәм (яки) геологик отводлар чикләрендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны гамәлгә ашыру нияте турындагы белдерүләрне карауны оештыра;

-     КМК 171.

Ваһитов Самат Таhир улы
Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу идарәсе
Ваһитов Самат Таhир улы
Телефон:
267-68-35
Email:
Лукина Людмила Александровна
Телефон:
267-68-68
Email:
Җир асты байлыкларыннан файдалануны лецензияләү бүлеге
Чеснокова Ирина Валерьевна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-54
Email:
Җир асты байлыкларыннан файдалануны җайга салу бүлеге
Тюплина Юлия Константиновна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-47
Email:
Мәгълүмати геологик ресурслар hәм геологик мохитне мониторинглау бүлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International