Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге

назад

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге вазифаларны башкара:


• территориаль органнарның кадрларын сайлый һәм урнаштыра, җитәкче вазифаларга тәкъдим итү өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча эш алып бара;
• гамәлдәге законнар нигезендә, министрлык хезмәткәрләрен билгеләү, күчерү һәм эштән азат итү, чираттагы яллар бирү, эштәге уңышлары өчен бүләкләү, хезмәт дисциплинасын һәм эчке хезмәт тәртибен бозган өчен дисциплинар җәзалар билгеләү турында боерыкларны рәсмиләштерә;
• министрлык һәм структур бүлекчәләренең иң яхшы хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү, ТР Президентының һәм министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләү турындагы документларны әзерли һәм рәсмиләштерә;
• структур бүлекчәләрдә кадрлар белән эшләүнең контролен башкара, ихтыяҗ булганда, методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә;
• дәүләт хезмәткәрләре һәм ярдәмче-техник персонал буенча хисаплар төзи;
• РФ Хезмәт кодексы, “Дәүләт гражданнар хезмәте турында”гы ТР Законы нигезендә, хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен алып бара, аларга вазифалар буенча күчү, дәүләт хезмәте белән бәйле үзгәрешләр кертә (башлангыч һәм чираттагы класс чиннары, бүләкләр бирү турындагы язмалар, дәүләт бүләкләре турында мәгълүмат),
• “ТР Дәүләт гражданнар хезмәте турында”гы ТР Законы таләпләре нигезендә, шәхси эшләрне алып бара, хезмәт аныклыклары бирә, хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия эшендә, хезмәт бәхәсләре буенча комиссиядә катнаша;
• башлангыч яки чираттагы класс чины бирү өчен дәүләт хезмәткәрләренә тәкъдимнамәләр әзерли;
• хезмәткәрләрнең мөрәҗәгатьләрен, шикаятьләрен тикшерә һәм бүлек вәкаләтләренә кергән сораулар буенча аларга җаваплар әзерли;
• еллык яллар графигын әзерли һәм үтәлешен контрольдә тота;
• ял һәм бәйрәм көннәрендә министрлык буенча кизүлекне оештыра һәм аның үтәлешен контрольдә тота;
• ихтыяҗ булганда, кадрлар мәсьәләсе белән шөгыльләнүче структур бүлекчәләрнең хезмәткәрләрен яңадан хәзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү өчен исемлекләр әзерли;
• бүлек эше планы нигезендә, финанс хезмәткәрләре белән бергә министрлыкның структур бүлекчәләрендә финанс-штат дисциплинасы торышын тикшерә.

Столповская Анастасия Сергеевна
Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге
Столповская Анастасия Сергеевна
Бүлек башлыгы
Телефон:
267-68-03
Email:
Ахметшина Альфия Рауфовна
Төп киңәшче
Телефон:
267-68-17
Email:
Макаров Артём Николаевич
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-12
Email:
Хамдеева Диана Рамилевна
Телефон:
267-68-17
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International