2017 елның 1 октябреннән әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда тикшерү битләрен (контроль сораулар исемлеге) мәҗбүри файдалану кертелә

2017 елның 1 октябреннән "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 июнендәге 762 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары үз көченә керде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, хәзер планлы тикшерүләрне тикшерү битләренә кертелгән сораулар буенча гына үткәрергә мөмкин. 

Әлеге бурыч әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аерым төрләрен гамәлгә ашырганда вазыйфаи затларга йөкләнгән (җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, рациональ файдалану һәм саклауга дәүләт күзәтчелеге; федераль билгеләнештәге аеруча саклана торган табигать территорияләрен саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге; атмосфера һавасын саклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге; су объектларыннан файдалану һәм саклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге; федераль дәүләт экология күзәтчелеге; дәүләт җир күзәтчелеге).

Тикшерү битләрендә хуҗалык итүче субъектларга карата булган һәм үтәлеше гражданнар тормышына, сәламәтлегенә, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирә мохиткә, мәдәни мирас объектларына (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренә), дәүләт иминлегенә зыян салу янавын, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр янавын булдырмау күзлегеннән аеруча әһәмиятле булган мәҗбүри таләпләргә кагылышлы сораулар булырга тиеш.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны билгеләү критерийлары нигезендә I категориягә кертелгән объектларга карата планлы тикшерүләр генә искәрмә булып тора, алар өчен әлеге таләпләр 2018 елның 1 июленнән кулланылачак. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International