Шадриков
Александр Валерьевич
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420049, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75
Телефон:
+7 (843) 267-68-01
E-Mail:
eco@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1977 елның 1 гыйнварында туган

Белеме:
Казан дәүләт педагогия институты, физика һәм информатика укытучысы
Чуваш дәүләт университеты, юрист

Хезмәт эшчәнлеге:
1998 елдан алып 2001 елга кадәр – Саклык банкының Татарстан Республикасы Чүпрәле бүлеге инженер программисты
2001 елдан алып 2002 елга кадәр - Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Чүпрәле районы икътисад бүлеге башлыгы
2002 елдан алып 2005 елга кадәр - Чүпрәле районының Техник инвентарьлаштыру бюросы башлыгы
2006 елдан алып 2011 елга кадәр - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары
2011 елдан алып 2013 елга кадәр - Ульян шәһәренең Засвияжск районы хакимияте башлыгы урынбасары, Ульян шәһәренең Засвияжск районы хакимияте башлыгы - шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары
2013 елда - Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары
2013 елның гыйнварыннан алып 2013 елның февраленә кадәр - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы
2013 елның февраленнән алып 2013 елның апреленә кадәр - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
2013 елдан алып 2018 елга кадәр - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы
2018 елдан - Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры

Бүләкләре:
"2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алудагы казанышлары өчен” медале
"Татарстан Республикасында җирле үзаидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының мактау грамотасы


Гаилә хәле: өйләнгән, ике баласы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International