Россия Федерациясе Хөкүмәте файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегенең чикләрен, арттыру ягына таба, күп тапкырлар үзгәртергә рөхсәт итте

"Файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегенең чикләрен билгеләү һәм үзгәртү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 18 маендагы 595 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары кабул ителде, аның нигезендә, РФ Хөкүмәте файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегенең чикләрен, арттыру ягына таба, күп тапкырлар үзгәртергә рөхсәт итте.

“Файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегенең чикләрен билгеләү һәм үзгәртү турында нигезләмәне раслау турында" 2012 елның 3 маендагы 429 санлы РФ Хөкүмәте карарының элек гамәлдә булган редакциясе файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегенең чикләрен кимү ягына таба гына үзгәртергә рөхсәт итә иде.

Файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегенең чикләрен, арттыру ягына таба, күп тапкырлар үзгәртү эшкәртелә торган ятмаларның аскы горизонтларына технологик ихтыяҗлар (запасларны арттырмыйча) булганда, шулай ук Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләр буенча вәкаләтләрен үтәгәндә рөхсәт ителә.

Әгәр геологик өйрәнү процессында ачыкланган файдалы казылмалар ятмасы файдалы казылмалар ятмаларын эзләү һәм бәяләү максатыннан геологик өйрәнү өчен файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлеге чикләреннән чыга икән, җир асты байлыклары кишәрлеге чикләрен арттыру, элеккечә, бер тапкыр гына рөхсәт ителә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International