2017 елның 3 мартындагы 255 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүне исәпләү һәм алу кагыйдәләре расланды

Кагыйдәләр түләүне исәпләү һәм алу тәртибен, исәпләүнең дөреслеген, түләүне тулысынча һәм үз вакытында кертүне тикшереп торуны билгели. Әлеге кагыйдләр 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

Түләү стационар чыганакларның атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгарганы, су объектларына пычраткыч матдәләр чыгарган, калдыклар урнаштырган өчен алына. Әлеге Кагыйдәләр нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүне хуҗалык яки бүтән эшчәнлек белән шөгыльләнүче (әгәр бу эшчәнлек әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый икән) юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар кертергә тиеш (хуҗалык яки бүтән эшчәнлекне бары тик әйләнә-тирә мохиткә минималь тискәре йогынты ясаган объектларда гына алып барган, IV категорияле хуҗалык итүче субъектлардан тыш).

Калдыклар  (каты коммуналь калдыклардан тыш) урнаштырган өчен түләүне хуҗалык яки бүтән эшчәнлекләре барышында калдыклар хасил булган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар кертә. Каты коммуналь калдыкларны урнаштырган өчен түләүне каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, аларны урнаштыру белән шөгыльләнүче каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча операторлар башкара.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International