Дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольлек органнары тарафыннан гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар нигезендә юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны планнан тыш тикшерү тәртибе

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы Федераль законның 10 ст. 3-3,5 өлешләре нигезендә, контроль (күзәтчелек) органына мөрәҗәгать иткән затны ачыкларга мөмкинлек бирми торган мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар, шулай ук зыян китерү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр чыгу яки аларның янау фактлары турында мәгълүматлар булмаган мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез була алмый. 

Шулай ук, әгәр мөрәҗәгать итүче бердәм идентификация һәм аутентификация системасында мәҗбүри авторизация үтмәгән икән, электрон рәвештә юлланган мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булып тормый.
Шул ук вакытта мөрәҗәгатьтә яки гаризада бәян ителгән мәгълүмат планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булып торса һәм мөрәҗәгать яки гариза авторлыгында нигезле шикләр булса, контрольлек органының вазыйфаи заты мөрәҗәгать иткән затны ачыклау өчен төпле чаралар күрергә тиеш.

Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куйган зат турында дөрес мәгълүмат, мәҗбүри таләпләрне бозу турында җитәрлек мәгълүмат булмаган очракта, контрольлек органының вазыйфаи затлары кергән мәгълүматка алдан тикшерү уздыра ала. Алдан тикшерү кысаларында юридик заттан, шәхси эшкуардан алынган мәгълүматка карата аңлатма бирү соралырга мөмкин, ләкин мондый аңлатмаларны һәм башка документларны бирү мәҗбүри түгел.

Шулай ук кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризаларны караган вакытта элегрәк кергән шуңа охшаш мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар, мәгълүматны карау нәтиҗәләре, шулай ук тиешле юридик затларга, шәхси эшкуарларга карата контроль буенча элек уздырылган чараларның нәтиҗәләре исәпкә алынырга тиеш.
Әгәр тиешле тикшерү башланганнан соң, аны оештыру өчен сәбәп булган мөрәҗәгать яки гаризаның анонимлыгы ачыклана икән, яисә мөрәҗәгать яки гаризада күрәләтә ялган мәгълүматлар ачыклана икән, ул туктатылырга тиеш. 

Шул ук вакытта контрольлек органы судка гражданиннан, шул исәптән юридик заттан, шәхси эшкуардан, күрәләтә ялган мәгълүматлар күрсәтелгән булса, кергән мөрәҗәгать яки гаризаны карау белән бәйле рәвештә булган чыгымнарны түләттерү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә ала.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International