ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе турында нигезләмә

                       

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгының 2023 елның 18 сентябрендәге 1084-п номерлы боерыгы белән расланды

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе турында нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законнар, Россия Федерациясе Президентының «Федераль дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссияләр турында» 2010 елның 01 июлендәге 821 номерлы указы, «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссияләр турында» 2010 елның 25 августындагы ПУ-569 номерлы указы нигезендә эшләнде.

Әлеге Нигезләмәдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясен (алга таба – Комиссия) формалаштыру һәм аның эшчәнлек тәртибе билгеләнә.

1.2. Комиссия үзенең эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарга, Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте актларына, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларына һәм әлеге Нигезләмәгә, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы (алга таба – Министрлык) норматив хокукый актларына таяна.

1.3. Комиссиянең төп бурычы булып түбәндәгеләргә булышлык күрсәтү тора:

 

а) Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең (алга таба – дәүләт хезмәткәрләре) мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу яисә җайга салу турында чикләмәләрне һәм тыюларны, таләпләрне үтәвен тәэмин итүдә, шулай ук алар тарафыннан «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законда, башка федераль законнарда билгеләнгән бурычларның  үтәлешен (алга таба – хезмәт тәртибенә  карата таләпләр үтәлеше һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу) тәэмин итүдә;

         б) Министрлыкта коррупцияне кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруда.

1.4. Комиссия Министрлыкның үзәк аппаратында һәм Министрлыкның территориаль идарәләрендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын (алга таба – дәүләт хезмәте вазыйфалары) биләүче дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салуга бәйле мәсьәләләрне карый (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләп куела һәм азат ителә торган дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләреннән тыш).

1.5. Министрлыкта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләп куела һәм азат ителә торган дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салуга бәйле мәсьәләләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында төзелгән хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе тарафыннан карала.

1.6. Комиссия җинаятьләр һәм административ хокук бозулар турында хәбәрләрне, шулай ук аноним мөрәҗәгатьләрне карамый, хезмәт дисциплинасы бозылу фактлары буенча тикшерүләр уздырмый.

 

II. Комиссиянең составы

 

2.1. Комиссия составына Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче комиссия әгъзалары арасыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры (алга таба – министр) билгеләгән комиссия рәисе, комиссия рәисе һәм әгъзалары керә. Комиссиянең барлык әгъзалары да карарлар кабул ителгәндә тигез хокукларга ия була. Комиссия рәисе булмый торганда аның вазыйфаларын Комиссия рәисе урынбасары башкара.

2.2. Комиссия составына түбәндәгеләр керә:

а) министрның беренче урынбасары (Комиссия рәисе), Министрлыкның коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи заты (Комиссия секретаре), дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча бүлекчәдән, юридик (хокукый) бүлекчәдән, Министрлыкның башка бүлекчәләреннән министр билгеләгән дәүләт хезмәткәрләре;

б) Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеннән һәм (яки) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча бүлекчәсеннән вәкил;

в) эшчәнлекләре дәүләт хезмәтенә бәйле булган фәнни оешмалардан, һөнәри белем бирү оешмаларыннан, югары белем бирүче мәгариф оешмаларыннан һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларыннан вәкил (вәкилләр).

2.3. Министр комиссия составына түбәндәгеләрне кертү турында карар кабул итә ала:

а) «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Министрлык каршында төзелгән Иҗтимагый совет вәкиле;

б) Министрлыкта оештырылган ветераннарның иҗтимагый оешмасы вәкиле;

в) билгеләнгән тәртиптә Министрлыкта гамәлдә булган профсоюз оешмасы вәкилен.

2.4. Әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктының «б» һәм «в» пунктчаларында һәм 2.3 пунктында күрсәтелгән затлар комиссия составына билгеләнгән тәртиптә, Министр гарызнамәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе яки Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча бүлекчәсе, фәнни оешмалар, һөнәри белем бирү оешмалары, югары белем бирүче мәгариф оешмалары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары белән, Министрлык каршында төзелгән иҗтимагый совет, Министрлыкта оештырылган ветераннарның иҗтимагый оешмасы, билгеләнгән тәртиптә Министрлыкта эшли торган профсоюз оешмасы белән килештереп, министр гаризасы нигезендә кертелә.

2.5. Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләмәгән Комиссия әгъзалары саны Комиссия әгъзаларының гомуми исәбеннән кимендә дүрттән бер өлешен тәшкил итәргә тиеш.

2.6. Комиссия составы комиссия кабул итә торган карарларга йогынты ясый алырлык мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыгу мөмкинлеген калдырмаслык итеп төзелә.

2.7. Комиссия утырышларында киңәшләшү тавышына хокуклы булган түбәндәгеләр катнаша:

а) Комиссия тарафыннан аңа карата хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм (яки) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләр үтәлеше карала торган дәүләт хезмәткәренең турыдан-туры җитәкчесе һәм үзенә карата Комиссия тарафыннан әлеге мәсьәлә карала торган дәүләт хезмәткәре биләгән Министрлыкта  шундый ук 

 

вазыйфаларны, дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләгән, Комиссия рәисе тарафыннан билгеләнә торган ике дәүләт хезмәткәре;

б) Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче башка дәүләт хезмәткәрләре; дәүләт хезмәте мәсьәләләре һәм Комиссиядә карала торган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирә ала торган белгечләр; башка дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан вазыйфаи затлар; мәнфәгатьле оешмаларның вәкилләре; үзенә карата хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу мәсьәләсе комиссиядә карала торган дәүләт хезмәткәренең вәкиле, – һәр конкрет очракта үзенә карата Комиссиядә әлеге мәсьәлә карала торган дәүләт хезмәткәренең яисә Комиссиядәге теләсә кайсы әгъзаның үтенеч язуы нигезендә Комиссия утырышы көненә кадәр кимендә өч көн калганчы комиссия рәисе тарафыннан кабул ителә торган карар буенча.

2.8. Комиссия әгъзаларының гомуми саныннан кимендә өчтән ике өлеше катнашса, Комиссия утырышы тулы хокуклы булып санала. Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче Комиссия әгъзалары катнашында гына утырышлар уздыру рөхсәт ителми.

2.9. Комиссия әгъзасында комиссия утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләне караганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерә ала торган турыдан-туры яки читләтеп шәхси кызыксынучанлык барлыкка килгән очракта, ул бу хакта утырыш башланганчы хәбәр итәргә тиеш. Мондый очракта Комиссиянең тиешле әгъзасы күрсәтелгән мәсьәләне карауда катнашмый.

 

III. Комиссиянең эш тәртибе

 

3.1. Комиссия утырышын уздыру нигезләре булып түбәндәгеләр тора:

а) дәүләт хезмәткәрләре тапшырган белешмәләрнең төгәл һәм тулы булу-булмавына һәм дәүләт хезмәткәренең хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата таләпләрнең үтәлүенә карата Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары нигезендә уздырылган тикшерү йомгаклары буенча министрның түбәндәгеләрне таныклаучы тикшерү материалларын тапшыруы:

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүче гражданнарның керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында нигезләмәдә каралган белешмәләрне төгәл яисә тулы итеп тапшырмавы турында

 

дәүләт хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-702 номерлы указы белән расланган;

дәүләт хезмәткәренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турындагы таләпләрне үтәмәве турында;

б) Министрлык боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау  эше өчен җаваплы Министрлыкның кадрлар хезмәте вазыйфаи затына кергән:

әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләр аның вазыйфаи (хезмәт) бурычларына караган булса, дәүләт хезмәтеннән киткән көннән соң ике ел узганчы Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан вазыйфасын биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга бурычлы булган Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте вазыйфалары исемлегенә кертелгән дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданинның коммерциячел яки коммерциясез оешмада вазыйфа биләүгә яисә граждани-хокукый килешү шартларында коммерциячел яки коммерциясез оешмада эшләр башкаруга ризалык бирү турында мөрәҗәгать итүе;

дәүләт хезмәткәренең объектив сәбәпләр аркасында үзенең хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру мөмкинлеге булмавы турында гаризасы;

территориясендәге чит ил банкларында счетлары (кертемнәре) булган, нал белән акча чаралары һәм кыйммәтләре сакланган һәм (яисә) чит ил финанс кораллары булган чит ил дәүләтендә компетентлы органнар тарафыннан әлеге чит ил дәүләте законнары нигезендә салынган арестка, эш итүне тыюга бәйле рәвештә яки үз ихтыярына яки хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының ихтыярына бәйле булмаган башка төрле шартлар аркасында дәүләт хезмәткәреннән «Аерым категория затларына Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, нал белән акча чаралары һәм кыйммәтләр саклауны, чит ил финанс коралларына ия булуны һәм файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы федераль закон таләпләрен үтәү мөмкинлеге булмавы турында гариза;

дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлыгы барлыкка килүе турында белдерүе;

в) министрның яисә теләсә кайсы Комиссия әгъзасының дәүләт хезмәткәре тарафыннан хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яки) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрне үтәүгә яки 

 

Министрлыкта коррупциягә кагылышлы чараларны гамәлгә ашыруга кагылышлы күрсәтмәсе;

г) министрның дәүләт хезмәткәре тарафыннан «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм бүтән затларның чыгымнары керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы федераль законның 3 статьясындагы 1 өлешендә каралган белешмәләрнең төгәл яисә тулы булмаган рәвештә тапшырылуы турында таныклаучы тикшерү материалларын тапшыруы;

д) «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясының 4 өлеше һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 641 статьясы нигезендә Министрлыкка коммерциячел яисә коммерциясез оешмадан килгән, Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин белән эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) хезмәт яки граждани-хокукый шартнамә төзү турында хәбәрләмә, әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләре аның Министрлыкта вазыйфаны биләгән вакытта үтәгән вазыйфаи (хезмәт) бурычларына караган булса, күрсәтелгән гражданинга Комиссия тарафыннан элегрәк әлеге оешма белән хезмәт яисә граждани-хокукый мөнәсәбәтләргә керүдән баш тарту яисә мондый гражданинга аның коммерциячел оешмада яисә коммерциясез оешмада вазыйфа биләвенә яки аның граждани-хокукый шартнамә шартларында коммерциячел яки коммерциясез оешмада эшләр башкаруына ризалык бирү турында мәсьәләнең Комиссиядә каралмаган булуы шарты белән.

3.2. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы «б» пунктчасының икенче абзацында күрсәтелгән мөрәҗәгать Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин тарафыннан Министрлыкның кадрлар хезмәтенең коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы булган вазыйфаи затына бирелә. Мөрәҗәгатьтә түбәндәгеләр күрсәтелә: гражданинның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), аның туган датасы, яшәгән урыны буенча адресы, дәүләт хезмәтеннән куылган көнгә кадәр соңгы ике ел эчендә биләгән вазыйфалары, коммерциячел яки коммерциясез оешманың аталышы, урнашкан урыны, эшчәнлегенең холкы, дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән вакытта гражданин тарафыннан башкарыла торган вазыйфаи (хезмәт) бурычлар, коммерциячел яки коммерциясез оешмага карата дәүләт идарәсе буенча функцияләр, шартнамә төре (хезмәт яисә граждани-хокукый), аның күздә тотылган гамәлдә булу чоры, шартнамә буенча эшләрне башкарган (хезмәтләрне күрсәткән) өчен түләү суммасы. Министрлыкның кадрлар хезмәтенең коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы булган вазыйфаи заты мөрәҗәгатьне карый, аның нәтиҗәләре буенча «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясы таләпләрен исәпкә алып, мөрәҗәгатьнең асылы буенча мотивацияле бәяләмә әзерләнә.

 

3.3. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы «б» пунктчасының икенче абзацында күрсәтелгән мөрәҗәгать дәүләт хезмәтеннән китәргә планлаштыручы дәүләт хезмәткәре тарафыннан тапшырылырга мөмкин һәм әлеге Нигезләмәгә туры китереп, Комиссия тарафыннан каралырга тиеш.

3.4. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «д» пунктчасында күрсәтелгән хәбәр Министрлыкның кадрлар хезмәтенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы булган вазыйфаи заты тарафыннан карала, ул Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданинның «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясы таләпләрен үтәве турында нигезләнгән бәяләмә әзерләүне гамәлгә ашыра.

3.4.1. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасындагы бишенче абзацта күрсәтелгән хәбәр Министрлыкның кадрлар хезмәтенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы булган вазыйфаи заты тарафыннан карала, ул хәбәрләмәне карау нәтиҗәләре буенча нигезләнгән бәяләмә әзерләүне гамәлгә ашыра.

3.4.2. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы «б» пунктчасының икенче абзацында аталган мөрәҗәгатьне яисә әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасындагы бишенче абзацта һәм «д» пунктчасында аталган хәбәрләмәләрне карау нәтиҗәләре буенча нигезләнгән бәяләмәне әзерләгәндә Министрлыкның кадрлар хезмәте бүлеге вазыйфаи затлары мөрәҗәгатьне яисә хәбәрләмәне тапшырган дәүләт хезмәткәре белән әңгәмә уздыру, аннан язмача аңлатмалар алу хокукына ия, ә министр яисә аның махсус шуңа вәкаләтле урынбасары билгеләнгән тәртиптә дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм мәнфәгатьле оешмаларга гарызнамәләр җибәрә, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасыннан файдалана ала, шул исәптән гарызнамәләрне җибәрү өчен дә. Мөрәҗәгать яисә хәбәрләмә, шулай ук бәяләмә һәм башка материаллар мөрәҗәгать яки хәбәрләмә килгән көннән соң җиде эш көне эчендә Комиссия рәисенә тапшырыла. Гарызнамәләр җибәрелгән очракта мөрәҗәгать яисә хәбәрләмә, шулай ук бәяләмә һәм башка материаллар Комиссия рәисенә мөрәҗәгать яки хәбәрләмә килгән көннән соң 45 көн эчендә тапшырыла. Күрсәтелгән срок озайтылырга мөмкин, ләкин 30 көннән дә артыгракка түгел.

3.4.3. Әлеге Нигезләмәнең 3.2, 3.4, 3.4.1 пунктларында каралган дәлилле бәяләмәләрдә түбәндәгеләр булырга тиеш:

а) әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы «б» пунктчасының икенче һәм бишенче абзацларында һәм «д» пунктчасында күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрдә яисә хәбәрләмәләрдә бәян ителгән мәгълүмат;

б) гарызнамәләр нигезендә дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан һәм мәнфәгатьле оешмалардан алынган мәгълүмат;

 

в) әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы «б» пунктчасының икенче һәм бишенче абзацларында һәм «д» пунктчасында күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрне яисә хәбәрләмәләрне беренчел карау нәтиҗәләре буенча нигезләнгән нәтиҗә, шулай ук әлеге Нигезләмәнең 3.13, 3.15.1, 3.18 пунктлары нигезендә карарларның берсен яисә башка төрле карарны кабул итү өчен киңәшләр.

3.5. Министрлык боерыгында каралган тәртиптә Комиссия рәисенә комиссия утырышын уздыру өчен нигезе булган мәгълүмат килгәндә, ул:

а) 10 көнлек чорда Комиссия утырышы датасын билгели.  Бу вакытта комиссия утырышы датасы, әлеге Нигезләмәнең 3.6 һәм 3.7 пунктларында каралган очраклардан тыш, күрсәтелгән мәгълүмат килгән көннән соң 20 көнгә саңга калып билгеләнә алмый;

б) үзенә карата Комиссиядә хезмәт тәртибенә карата таләпләр һәм (яки) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләр үтәлеше турында мәсьәлә карала торган дәүләт хезмәткәренең, аның вәкиленең, Комиссия әгъзаларының һәм Комиссия утырышында катнашучы башка затларның Министрлыкның кадрлар хезмәте бүлегендәге коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затка килгән мәгълүмат белән, аны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштыруны оештыра;

в) әлеге Нигезләмәнең 2.7 пунктының «б» пунктчасында аталган затларны Комиссия утырышына чакыру турында үтенеч язуларын карый, аларны канәгатьләндерү турында (канәгатьләндерүдән баш тарту турында) һәм утырыш барышында өстәмә материалларны карау турында (караудан баш тарту турында) карар кабул итә.

3.6. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасындагы өченче һәм дүртенче абзацларда күрсәтелгән гаризаларны карау буенча Комиссия утырышы, кагыйдә буларак, керемнәр турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру өчен билгеләнгән чор узган көннән соң бер ай узганчы уздырыла.

3.7. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «д» пунктчасында күрсәтелгән хәбәрләмә, кагыйдә буларак, Комиссиянең чираттагы (планга кертелгән) утырышында карала.

3.8. Комиссия утырышы, кагыйдә буларак, үзенә карата хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата таләпләрнең һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрнең үтәлеше турында мәсьәлә карала торган дәүләт хезмәткәре яисә дәүләт органында дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин катнашында карала. Дәүләт хезмәткәре яисә гражданин Комиссия утырышында шәхсән катнашырга ниятләве турында әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасына ярашлы рәвештә тапшырыла торган мөрәҗәгатьтә, гаризада яисә хәбәрләмәдә күрсәтә.

3.8.1. Комиссия утырышлары дәүләт хезмәткәре яисә гражданин юклыгында уздырылырга мөмкин, түбәндәге очракларда:

 

әгәр әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасында каралган мөрәҗәгатьтә, гаризада яисә белдерүдә дәүләт хезмәткәренең яисә гражданинның Комиссия утырышында шәхсән катнашырга ниятләве турында күрсәтелмәсә;

б) әгәр Комиссия утырышында шәхсән катнашырга ниятләгән һәм тиешле рәвештә аның уздырылу вакыты һәм урыны турында хәбәр алган дәүләт хезмәткәре яисә гражданин Комиссия утырышына килмәсә.

3.9. Комиссия утырышында дәүләт хезмәткәренең яисә Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданинның (алар ризалыгы белән) һәм башка затларның аңлатмалары тыңлана, әлеге утырышка кертелгән мәсьәләләрнең асылы буенча материаллар, шулай ук өстәмә материаллар карала.

3.10. Комиссия әгъзалары һәм аның утырышында катнашкан затлар Комиссия эше барышында үзләренә мәгълүм булган белешмәләрне таратырга хокуклы түгел.

3.11.  Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «а» пунктчасының икенче абзацында күрсәтелгән мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-702 номерлы указы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүче гражданинның керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында нигезләмәгә туры китереп дәүләт хезмәткәре тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең төгәл һәм тулы булуын билгеләргә;

б) әлеге пунктның «а» пунктчасында аталган Нигезләмәгә туры китереп дәүләт хезмәткәре тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең төгәл һәм (яки) тулы булмавын билгеләргә.

Бу очракта Комиссия министрга дәүләт хезмәткәренә карата конкрет җаваплылык чарасын күрергә киңәш итә.

3.12. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «а» пунктчасының өченче абзацында күрсәтелгән мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) дәүләт хезмәткәренең хезмәт тәртибенә тотуга карата таләпләрнең һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрнең үтәгәнлеген билгеләргә;

б) дәүләт хезмәткәренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрнең үтәмәгәнлеген билгеләргә.

Бу очракта Комиссия министрга дәүләт хезмәткәренә хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрне үтәмәүнең ярамаганлыгы турында күрсәтергә яисә дәүләт хезмәткәренә карата конкрет җаваплылык чарасын кулланырга киңәш итә.

3.13. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасының икенче абзацында күрсәтелгән мәсьәләне карау йомгаклары буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) гражданинга коммерциячел яисә коммерциясез оешмада вазыйфа биләүгә яки граждани-хокукый шартнамә шартларында коммерциячел яки коммерциясез оешмада эшләр башкаруга ризалык бирергә, әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләре аның вазыйфа (хезмәт) бурычларына керә торган булса;

б) гражданинга коммерциячел яисә коммерциясез оешмада вазыйфа биләүгә яки граждани-хокукый шартнамә шартларында коммерциячел яки коммерциясез оешмада эшләр башкаруга ризалык бирмәскә, әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләре аның вазыйфа (хезмәт) бурычларына керә торган булса, һәм мондый карарны нигезләргә.

3.14. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасының өченче абзацында күрсәтелгән мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) дәүләт хезмәткәренең үзенең хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырмавының сәбәбе объектив һәм хөрмәткә лаеклы дип танырга;

б) дәүләт хезмәткәре тарафыннан үзенең хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырмавының сәбәбе хөрмәткә лаек түгел дип танырга.

Бу очракта Комиссия дәүләт хезмәткәренә күрсәтелгән белешмәләрне тапшыру буенча чаралар күрергә киңәш итә;

в) дәүләт хезмәткәренең үзенең хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырмавының сәбәбе объектив булмавын һәм күрсәтелгән белешмәләрне тапшырудан читләшү ысулы булып торуын танырга.

Бу очракта Комиссия министрга дәүләт хезмәткәренә карата конкрет җаваплылык чарасын күрергә киңәш итә.

3.15. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасының дүртенче абзацында күрсәтелгән мәсьәләне карау йомгаклары буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) «Аерым категория затларына Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, нал белән акча чаралары һәм кыйммәтләр саклауны, чит ил финанс коралларына ия булуны һәм файдалануны тыю турында» федераль закон таләпләрен үтәргә комачаулаучы шартларның объектив һәм хөрмәткә лаеклы булуын танырга;

 

б) «Аерым категория затларына Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, нал белән акча чаралары һәм кыйммәтләр саклауны, чит ил финанс коралларына ия булуны һәм файдалануны тыю турында» федераль закон таләпләрен үтәргә комачаулаучы шартларның объектив һәм хөрмәткә лаеклы булмавын танырга. Бу очракта Комиссия министрга дәүләт хезмәткәренә карата конкрет җаваплылык чарасын күрергә киңәш итә.

3.15.1. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасының бишенче абзацында күрсәтелгән мәсьәләне карау йомгаклары буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгының булмавын танырга;

б) дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә шәхси кызыксынучанлыкның мәнфәгатьләр каршылыгына китерүен яки китерергә мөмкин булуын танырга. Бу очракта Комиссия дәүләт хезмәткәренә һәм (яисә) министрга мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча яки аның барлыкка килүенә юл куймау буенча чаралар күрергә киңәш итә;

в) дәүләт хезмәткәренең мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрне үтәмәгәнлеген танырга. Бу очракта Комиссия министрга дәүләт хезмәткәренә карата конкрет җаваплылык чарасын күрергә киңәш итә.

3.16. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «в» пунктчасында каралган мәсьәләне карау йомгаклары буенча Комиссия тиешле карар кабул итә.

3.17. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «г» пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләне карау йомгаклары буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм бүтән затларның керемнәре чыгымнарына туры килүен тикшереп тору турында» федераль законның 3 статьясының 1 өлешенә ярашлы рәвештә дәүләт хезмәткәре тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең төгәл һәм тулы булуын танырга;

б) «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның керемнәре чыгымнарына туры килүен тикшереп тору турында» федераль законның 3 статьясының 1 өлешенә ярашлы рәвештә дәүләт хезмәткәре тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең төгәл һәм (яки) тулы булмавын танырга. Бу очракта Комиссия министрга дәүләт хезмәткәренә карата конкрет җаваплылык чарасын күрергә һәм (яки) чыгымнарны тикшереп тору нәтиҗәсендә алынган материалларны, компетенцияләренә туры китереп, прокуратура органнарына һәм (яки) бүтән дәүләт органнарына җибәрергә киңәш итә.

3.18. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «д» пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия

 

түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) аңа коммерциячел яисә коммерциясез оешмада вазыйфа биләүгә яки граждани-хокукый шартнамә шартларында коммерциячел яки коммерциясез оешмада эшләр башкаруга ризалык бирергә, әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләре аның вазыйфа (хезмәт) бурычларына керә торган булса;

б) аның хезмәт шартнамәсе шартларында коммерциячел яки коммерциясез оешмада вазыйфа биләвенең һәм (яки) коммерциячел һәм коммерциясез оешмада эшләр башкаруының (хезмәтләр күрсәтүенең) «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясы таләпләрен бозуын билгеләргә. Бу очракта Комиссия министрга күрсәтелгән хәлләр турында прокуратура органнарына һәм хәбәр җиткергән оешмага мәгълүмат ирештерергә киңәш итә.

3.19. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «а», «б», «г» һәм «д» пунктчаларында күрсәтелгән мәсьәләләрне карау йомгаклары буенча, моңа нигезләр булган очракта, Комиссия әлеге Нигезләмәнең 3.11-3.15.1, 3.17-3.18 пунктларында каралганнан башкачарак карар кабул итә ала.  Мондый карарны кабул итү нигезләре һәм мотивлары Комиссия утырышы беркетмәсендә чагылдырылырга тиеш.

3.20. Комиссия карарларын үтәү өчен Министрлыкның норматив хокукый актлары проектлары, министр карарлары яисә йөкләмәләре әзерләнергә мөмкин, алар билгеләнгән тәртиптә министрга карау өчен тапшырыла.

3.21. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктында күрсәтелгән мәсьәләләр буенча Комиссия карарлары яшерен тавыш бирү юлы белән (әгәр Комиссия бүтәнчә карар кабул итмәсә), утырышта катнашкан Комиссия әгъзаларыннан алынган тавышларның гади күпчелеге нигезендә кабул ителә.

3.22. Комиссия карарлары беркетмәләр белән рәсмиләштерелә, аларга утырышта катнашкан комиссия әгъзалары кул куя.

Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасындагы икенче абзацта каралган мәсьәләне карау йомгаклары буенча кабул ителә торган карардан тыш, Комиссия карарлары министр өчен киңәш бирү холкына ия була.

Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасындагы икенче абзацта күрсәтелгән мәсьәләне карау йомгаклары буенча кабул ителә торган карар мәҗбүри булып тора.

3.23. Комиссия утырышы беркетмәсендә түбәндәгеләр күрсәтелә:

а) Комиссия утырышының датасы, утырышта катнашкан Комиссия әгъзаларының фамилияләре, исемнәре, ата исемнәре (булган очракта);

б) үзенә карата хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата таләпләрнең һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрнең үтәлеше турында мәсьәлә карала торган дәүләт хезмәткәренең фамилиясен, исемен, ата исемен (булган очракта) күрсәтеп, Комиссия утырышында карала торган һәр мәсьәләнең тәгъбирләнеше;

в) дәүләт хезмәткәренә карата белдерелә торган дәгъвалар, аларга нигез булган материаллар;

 

г) дәүләт хезмәткәренең һәм башка затларның белдерелә торган дәгъваларның асылы буенча аңлатмалары эчтәлеге;

д) утырышта катнашкан затларның фамилияләре, исемнәре, ата исемнәре (булган очракта) һәм аларның чыгышларының кыскача бәян ителеше;

е) Комиссия утырышын уздыру өчен нигезне үз эченә алучы мәгълүмат чыганагы, мәгълүматның Министрлыкка килгән датасы;

ж) башка белешмәләр;

з) тавыш бирү нәтиҗәләре;

и) карар һәм аны кабул итүне нигезләү.

3.24. Комиссия карары белән риза булмаган Комиссия әгъзасы үз фикерен язмача формада бәян итәргә хокуклы, ул Комиссия утырышы беркетмәсенә зарури тәртиптә кушып куелырга һәм дәүләт хезмәткәре аның белән танышып чыгарга тиеш.

3.25. Комиссия утырышы беркетмәсенең күчермәсе утырыш көне узганнан соң 7 көнлек чорда – министрга, тулысынча яки аннан өземтәләр рәвешендә – дәүләт хезмәткәренә, шулай ук Комиссия карары нигезендә бүтән мәнфәгатьле затларга җибәрелә.

3.26. Министр комиссия утырышы беркетмәсен карарга бурычлы һәм үз компетенциясе кысаларында, дәүләт хезмәткәренә карата Россия Федерациясе норматив хокукый актларында каралган җаваплылык чараларын куллану турында, шулай ук коррупциягә каршы торуны оештыруның бүтән мәсьәләләре буенча карар кабул иткәндә анда булган киңәшләрне исәпкә алырга хокуклы.  Комиссиянең тәкъдимнәрен карау һәм кабул ителгән карар турында министр Комиссиягә Комиссия утырышы беркетмәсе кергән көннән алып бер ай эчендә язма рәвештә хәбәр итә. Министр карары Комиссиянең якын утырышында игълан ителә һәм фикер алышусыз кабул ителә.

3.27. Комиссия дәүләт хезмәткәренең гамәлләрендә (гамәл кылмавында) дисциплинар хата кылу билгеләрен ачыклаган очракта, дәүләт хезмәткәренә карата Россия Федерациясе норматив хокукый актларында каралган җаваплылык чараларын күрү турында мәсьәләне хәл итү өчен бу хакта министрга мәгълүмат җиткерелә.

3.28. Комиссия дәүләт хезмәткәренең административ хокук бозу билгеләрен яисә җинаять составын үз эченә ала торган гамәл кылуы фактын (гамәл кылмау фактын) ачыклаган очракта, Комиссия рәисе күрсәтелгән гамәлнең кылынуы (гамәл кылынмавы) турында мәгълүматны һәм әлеге фактны раслаучы документларны 3 көнлек чорда, ә зарурлык булганда – кичекмәстән, хокук куллану органнарына тапшырырга тиеш.

3.29. Комиссия утырышы беркетмәсенең күчермәсе яисә аннан алынган өземтә үзенә карата хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең һәм (яисә) мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу турында таләпләрнең үтәлүе турында мәсьәлә каралган дәүләт хезмәткәренең шәхси эшенә кушып куела.

3.30. Комиссия карарыннан комиссия сәркатибенең имзасы һәм Министрлык мөһере белән таныкланган өземтә Министрлыкта дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән, үзенә карата әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының «б» пунктчасындагы икенче абзацта күрсәтелгән мәсьәлә каралган гражданинга кул куйдыртып тапшырыла яки аның тарафыннан мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча комиссиянең тиешле утырышы уздырылган көннән соң бер эш көне узганчы, белдерүле заказлы хат итеп җибәрелә.

3.31. Комиссия эшчәнлеген оештыру-техника ягыннан һәм документлар белән тәэмин итү, шулай ук Комиссия әгъзаларына утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр турында, аның датасы, вакыты һәм уздырылу урыны турында мәгълүмат җиткерү, Комиссия әгъзаларын комиссия утырышында сөйләшү өчен тапшырыла торган материаллар белән таныштыру Министрлыкның кадрлар хезмәтендә коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи зат тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгының 2023 елның 18 сентябрендәге 1084-п номерлы боерыгы белән расланды

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе составы

Комиссия рәисе,

министрның беренче урынбасары

 

Гобәйдуллин Илнур Ирек улы

Комиссия рәисе урынбасары:

 

Министр урынбасары

 

Манидичева Ольга Владимировна

Министр урынбасары

 

Министр урынбасары

 

Тарнавский Егор Александрович

 

Тугушев Алмаз Абзал улы

Комиссия секретаре,

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе (коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы зат)

 

 

Заһидуллин Роберт Айвар улы

Комиссия әгъзалары:

 

 

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең экология һәм табигый ресурслар буенча киңәшчесе, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет эксперты

 

Баймяшкина Анна Алексеевна

Министрлыкның хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе

 

Вахитова Елена Камил кызы

Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, профессор, икътисад фәннәре докторы, Россия экология академиясе академигы

 

Газиев Наил Хәмит улы

 

Идарә җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге мөдире (килешү буенча)

 

 

Гаязов Рөстәм Камил улы

«Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры киңәшчесе

 

 

Жирнова Галина Ивановна

«Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары тармагы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе

 

 

Николаева Юлия Вячеславовна

 

Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе

 

Столповская Анастасия Сергеевна

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International