2015 елгы эш йомгаклары буенча коллегия

18 январьда 9.30да “Корстон” комплексында (Казан ш., Н.Ершов ур., 1А й.) Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсе коллегиясенең берлектәге утырышы үткәрелә, анда 2015 елга нәтиҗәләр ясала һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнә. Чарада Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Идел буе федераль округының табигать саклау тармаклары җитәкчеләре катнаша. Журналистлар (843)267-68-22 телефоны буенча аккредитацияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International