Казан районара табигать саклау прокуратурасы пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итүне тикшерә

Казан районара табигать саклау прокуратурасы пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү вакытында табигать саклау һәм санитар-эпидемиологик законнар үтәлешен тикшерә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләрен җәлеп итеп, прокуратураның әлеге тикшерүе вакытында республиканың Арча, Биектау һәм Лаеш районнары агросәнәгать предприятиеләре тикшерелгән.
Табигать саклау һәм санитар-эпидемиологик законнар үтәлешен тикшерү "Игенче" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Кырлай" агрофирмасы ҖЧҖ, "Йолдыз" ҖЧҖ, "Нармонка агрофирмасы" ҖЧҖ һәм республиканың пестицидлар һәм агрохимикатлар белән тәэмин итү буенча иң эре предприятиеләреннән берсе "Сервис-Агро" ҖЧҖдә башкарылган. 

Хәзерге вакытта тикшерү барышында ачыкланган хокук бозу билгеләренең анализы һәм квалификациясе үткәрелә. Хокук бозулар ачыкланган очракта, гаепле затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  6.3, 8.1, 8.2, 8.3 статьялары буенча административ җаваплылык яный. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International