Казан районара табигать саклау прокуратурасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата административ штрафны кисәтүгә алыштыру нигезләрен аңлата

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.1.1 ст. нигезендә, юридик зат оештырудан башка эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган затларга, юридик затларга, шулай ук аларның хезмәткәрләренә административ штраф рәвешендәге административ җәза кисәтүгә алыштырыла ала, хәтта соңгысы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының Махсус өлешендә яки Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе субъекты законында каралмаган очракларда да. 

Бу административ хокук бозу беренче тапкыр кылынган һәм кешеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә, мәдәни объектларга зыян салмаган яисә мөлкәти зыян китермәгән очракта мөмкин.
 Әлеге статьяның 2 өлешендә билгеләнгән аерым хокук бозулар искәрмә булып тора, шул исәптән, намуссыз көндәшлек, контрольлек итүче органның законлы күрсәтмәләрен вакытында үтәмәү, ялган документлар ясау, законсыз акча түләү һәм башка очракларда административ штраф кисәтүгә алыштырыла алмый. 

Административ хокук бозу турында эшләрне карау тәртибе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 29 бүлеге белән билгеләнгән, анда эшне караучы вазыйфаи затларның административ җаваплылыкка тартылучы затның кече яки урта эшкуарлык субъектына каравын билгеләү бурычы каралмаган. Шул ук вакытта Кодексның 24.4 статьясы административ хокук бозу турында эш буенча производствода катнашучы затларга үтенеч белдерү хокукын бирә һәм производстовларында әлеге эш булган затларның аларны мәҗбүри карау буенча бурычларын билгели. Үтенеч язма рәвештә бирелә һәм кичекмәстән каралырга тиеш. Үтенечне канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар административ хокук бозу турында эшне производствога алган судья, орган, вазыйфаи зат тарафыннан билгеләү рәвешендә чыгарыла.

Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы кече һәм урта эшкарлык субъектларына карата административ җәзаларны билгеләгәндә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.1.1 статьясын куллану практикасына анализ үткәргән. Дәүләт экология күзәтчелеге органнарының административ практикасына күзәтчелекне гамәлгә ашыру барышында Казан районара табигать саклау прокуратурасы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.1.1 статьясын кулланмау фактларын ачыклаган. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бозылган хокукларын торгызу максатларында 34 протест кертелгән. 

Әйтик, прокуратура Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлеген тикшерде, аның барышында территориаль идарәләрнең җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия шартларын үтәмәүче, аерым алганда билгеләнгән срокларда 2-ЛС формасы буенча хисап тапшырмаган предприятиеләрне тикшерүе ачыкланды. 

Шул ук вакытта Министрлыкның вазыйфаи затлары кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә карата административ җәза билгеләү турында карарлар чыгарганда Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының штраф рәвешендәге административ җәзаны кисәтүгә алыштыруны күздә тоткан 4.1.1 статьясы кулланылмаган. 

Законсыз карарларны тикшерү нәтиҗәләре буенча 13 протест кертелгән, прокурор йогынтысы актлары тулы күләмдә канәгатьләндерелгән. Министрга кертелгән күрсәтмә нигезендә, дүрт вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International