Казан районара табигать саклау прокуратурасы акционерлык җәмгыятьләрен кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кертү тәртибен аңлата

"Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ санлы Федераль законның 4 статьясындагы 1.1 өлешенә "е" пунктчасы өстәләчәк, аның нигезендә, әгәр Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар (берләшмәләр), хәйрия һәм бүтән фондлар (инвестиция фондаларыннан тыш) - акционерлык җәмгыятенең тавыш бирү акцияләренең 25 проценттан артмаган өлешенә, чит ил юридик затлары һәм (яки) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карамаган юридик затлар  акционерлык җәмгыятенең тавыш бирү акцияләренең 49 проценттан артмаган өлешенә ия икән, акционерлык җәмгыятьләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карый.
 2017 елның 1 июленә кадәр мондый норма җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр өчен генә гамәлдә. Акционерлык җәмгыятьләре исә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына Федераль законның 1.1 статьясындагы 1 өлешнең "б" - "д" пунктчалары белән билгеләнгән таләпләрнең берсенә туры килгән очракта гына карый ала, төгәлрәге: акционерлык җәмгыяте акцияләре икътисадның югары технологияле (инновацион) секторы акцияләре саналса, аларның эшчәнлеге интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен гамәли кулланудан (гамәлгә кертүдән) гыйбарәт булса; җәмгыять "Сколково" проекты катнашучысы статусын алса; аларны гамәлгә куючылар инновацион эшчәнлеккә дәүләт ярдәмен күрсәтүче юридик затлар булса. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International