Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлата: 2017 елның 1 мартыннан урман кишәрлекләренең намуссыз арендаторлары һәм урман утыртмаларын намуссыз сатып алучыларның реестрын алып баруны күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә керде

2016 елның 3 июнендәге 218-ФЗ  санлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең  Урман кодексына үзгәрешләр кертелде. Вәкаләтле федераль башкарма хакимият органына урман кишәрлекләренең намуссыз арендаторлары һәм урман утыртмаларын сатып алучыларның реестрын алып бару бурычы йөкләнгән.

Реестрга түбәндәгеләр кертеләчәк:

- урман хуҗалыгы регламентын һәм урманнарны үзләштерү проектын, шул исәптән урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны яклау, урманнарны пычранудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклау, урманнарны торгызу өлешендә, үтәмәү белән бәйле рәвештә, урман кишәрлекләрен арендага алу яки урман утыртмаларын сатып алу-сату шартнамәләре өзелгән арендаторлар һәм сатып алучылар (гражданнар һәм юридик затлар) турында мәгълүмат.

- Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 619 ст. нигезендә шартнамәләр өзелгән арендаторлар турында мәгълүмат (арендатор тарафыннан мөлкәт шартнамә шартларын яки мөлкәт билгеләнешен шактый бозып яисә күп мәртәбә закон бозулар белән кулланылган вакытта; арендатор тарафыннан мөлкәтнең шактый бозылуы; шартнамәдә каралган түләү срогы узгач, арендатор тарафыннан рәттән ике тапкырдан артык аренда түләвен кертмәү).

Реестр аны алып баруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының рәсми сайтында утнаштырылачак.

Урман кишәрлеге арендаторы һәм урман утыртмаларын сатып алучы турында мәгълүматны реестрга кертүгә карата мәнфәгатьле зат тарафыннан суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Реестрны алып бару, мәгълүматны кертү һәм чыгару тәртибен Россия Федерациясе Хөкүмәте эшләячәк.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International