РФ Хөкүмәте карары белән җир асты байлыклары кишәрлекләрендә җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен бер тапкыр түләүне билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2016 елның 17 ноябреннән "Конкурслар һәм аукционнар үткәрүдән тыш файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлекләрендә җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен бер тапкыр түләүне билгеләү тәртибе турында" 2009 елның 4 февралендәге 94 санлы РФ Хөкүмәте карарына үзгәрешләр керткән 2016 елның 3 ноябрендәге 1132 санлы РФ Хөкүмәте карары үз көченә керде.

Хәзер, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык яки РФ субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия рәсмиләштергәндә генә түгел, җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясенә иярчен файдалы казылмаларны чыгару мөмкинлеген ачыклау өлешендә үзгәрешләр керткәндә дә, җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен бер тапкыр түләү күләмен билгеләү вәкаләтләре йөкләнгән.

Бер тапкыр түләү күләмен - Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, ә җирле билгеләнештәге җир асты байлыкларына карата Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкиллекле органы гамәлгә ашыра.

Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясенә иярчен файдалы казылмаларны чыгару мөмкинлеген ачыклау өлешендә үзгәрешләр кертү очрагында, түләүнең минималь күләмен исәпләгән вакытта барлык категория иярчен файдалы казылмалар запасы, шул исәптән табу мөмкинлеге күздә тотылган фараз ресурслары исәпкә алына.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International