Казан районара табигать саклау прокуратурасы административ штраф түләүдән качарга тырышу нәтиҗәләрен аңлата

Административ хокук бозу өчен билгеләнә торган аеруча киң таралган административ җәза төре булып административ штраф тора.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, административ штраф суммасы бюджетка тулы күләмдә күчерелергә тиеш.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 32.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турында карар законлы көченә кергән көннән, яисә кичектерү яки өлешләп түләү срогы чыккан көннән алып, алтмыш көннән дә соңга калмыйча тулы күләмдә түләнергә тиеш.

Административ штраф түләүне дәлилләүче документ булмаган очракта, карар чыгарган вазыйфаи зат аны, башкарма производство турында законнарда каралган тәртиптә, мәҗбүри үтәү өчен суд пристав-башкаручысына җибәрә.

Административ штрафны үз вакытында түләмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлештә каралган административ хокук бозу составын хасил итә, аның санкциясе икеләтә артык административ штраф салуны, унбиш тәүлеккәчә административ арестны, яисә илле сәгатькәчә мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International