Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына 2016 елның 23 июнендәге 220-ФЗ санлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә

Законнар чыгаручы тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына яңа 474.1 статьясы кертелгән, ул судка үтенеч, гариза, шикаять, күрсәтмәнең, законда билгеләнгән тәртиптә һәм срокта, мондый документы юллаган затның Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон имзасы салынган электрон документ рәвешендә, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә судның рәсми сайтында урнаштырылган форманы тутыру юлы белән тапшырыла алуын билгели. Шул ук вакытта теркәлгән материаллар да электрон документлар рәвешендә тапшырыла.

Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының әлеге нигезләмәләре судта техник мөмкинлек булган очракта кулланыла.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International