Климат саклау мәсьәләләре турында Россия шәһәрләренең Климат форумында фикер алышачаклар

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

21-22 агустта Мәскәүдә «Манеж» үзәк күргәзмә залында Россия шәһәрләренең Климат форумы узачак, аның оештыручылары булып Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты чыгыш ясый. Чарада Россиянең һәм ил субъектларының министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Швециянең Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча агентлыгы, C40 Cities Climate Leadership Group группасы, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кертү буенча специальләшә торган немец компаниясе вәкилләре, әйдәп баручы халыкара һәм Россия фән эшлеклеләре катнашачак.

Эшлекле программа кысаларында фикер алышу өчен төп темалар түбәндәгеләр булачак: глобаль һәм региональ аспектларда климат үзгәрү тенденцияләре, климат үзгәрү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, хәзерге климат модельләре һәм аларың сыйфатын бәяләү, парник газлары чыгармаларын киметүнең төп факторлары буларак энергетика эволюциясе һәм энергонәтиҗәлелек. Катнашучылар Мәскәүнең, Россия субъектларының, чит илләр шәһәрләренең климат инициативалары, тәҗрибәсе һәм планнары белән танышачак. Форумда парник газлары чыгармаларын киметү максатында бизнес һәм җәмгыятьнең үзара эш итү форматлары, бизнесның роле һәм социаль җаваплылыгы, территорияләрнең (регионнар, шәһәрләрнең) максатларына ирешүдә хосусый-дәүләти партнерлык мөмкинлекләре һәм проектларны финанслауның башка механизмнары турында, шулай ук транспортның, металлургия, энергетика, агросәнәгать комплексы, нефть-химия секторының климатка һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысын минимальләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышулар булачак. Мероприятие кысаларында РФ Табигать министрлыгы парник газлары чыгармаларын һәм йотылуын инветаризацияләү мәсьәләсе буенча коуч-сессия үткәрәчәк. Сессия парник газларын инветаризацияләү буенча норматив хокукый актларны предприятие, регион дәрәҗәсендә куллану тәҗрибәсен карауны күздә тота. Шулай ук форум кысаларында икътисадның һәм коммуналь хуҗалыкның төрле секторларында энергонәтиҗәлелекне күтәрүгә, парник газлары чыгармаларын киметүгә, яңартыла торган энергия чыганакларын кертүгә, урман хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән әһәмиятле проектлар, программалар һәм чаралар күргәзмәсе дә эшләячәк.

Форум үткәрелү турында мәгълүмат белән мероприятиенең сайтында танышырга мөмкин: www.climate-forum.ru

Белешмәләр өчен Мәскәүдәге телефон: 8 499 500 93 96 (Елена Верховская)

 ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International