“Россия иреклесе -2017” Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү башланды

2017 елның 11 августы, җомга

Коммерциячел булмаган иреклеләр, волонтерлар оешмалары һәм берләшмәләренең, инициативалы иреклеләр төркемнәренең 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге лидерлары, җитәкчеләре һәм вәкиллләре “Россия иреклесе -2017” Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Экологик волонтерлык (әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик прблемалларны чишү өлкәсендә иреклелек эшчәнлеге);

-Социаль волонтерлык (инвалидларга, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, ялгыз карт кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән иреклелек эшчәнлеге);

-Медицина волонтерлыгы (сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина ярдәменең барлык этапларында: профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләүдә сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән иреклелек эшчәнлеге);

- Җиңү волонтерлыгы (ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүгә һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән иреклелек эшчәнлеге);

- Мәдәният өлкәсендә волонтерлык (музейларда, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, театрларда, кинотеатрларда, мәдәният үзәкләрендә һ.б. үткәрелә торган мәдәни юнәлешле проектларда иреклелек эшчәнлеге);

-Гадәттән тыш хәлләрдә волонтерлык эшчәнлеге (халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә иреклелек эшчәнлеге);

- Иреклелек оештыручысы ( яшьләрне волонтерлыкка җәлеп итү өчен нәтиҗәле шартлар булдыруга, иреклеләр бергәлекләре формалашттыруга юнәлтелгән эшчәнлек);

- Көмеш волонтерлык (актив гражданлык позициясендә торган һәм кыйммәтле тәҗрибәгә ия булган, социаль проблемаларны хәл итүдә түләүсез катнашучы һәм, тәҗрибәләрен яшь буын белән уртаклашып, төрле юнәлештәге иреклелек проектларын тормышка ашыручы 50 яшьтән зуррак гражданнар (иреклеләр-остазлар) кушылган иреклелек эшчәнлеге).

Коммерциячел булмаган иреклеләр оешмалары арасында конкурс “Волонтерлык үзәге” номинациясе буенча үткәрелә, анда катнаша алалар:

– Студентларның волонтерлык үзәкләре (вузларның һәм СУЗларның иреклеләр үзәкләре);

–Муниципаль волонтерлык үзәкләре (регионның муниципаль берәмлекләренең иреклеләр үзәкләре);

– Региональ волонтерлык үзәкләре (регионның иреклеләр үзәкләре);

– “Җиңү волонтерлары” муниципаль штаблары;

–“Җиңү волонтерлары” региональ штаблары;

– “Волонтерлар-медиклар” Сәламәтлек саклау өлкәсендә иреклеләрнең Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәләре;

–Региональ волонтерлык экологик штаблары.

Ялгыз башкаручылар, музыкаль коллективлар, ирекле-остазлар арасында конкурс “Иреклеләр гимны” номинациясе буенча үткәрелә (иреклеләр хәрәкәтенә багышланган авторлык җыры конкурсы).

Конкурста катнашу өчен, https://добровольцыроссии.рф/2017# сайтында теркәлергә кирәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 2017 елның 5 декабрендә иреклеләрнең Бөтенроссия форумын үткәрү кысаларында аталачак.

  ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International