Татарстанның коммерциячел булмаган оешмаларын Россия Президенты гранты алу өчен конкурста катнашырга чакыралар

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча президент грантлары фонд-операторы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында Россия Президенты гранты алу өчен конкурслар игълан итте. Конкурста түбәндәге юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы оешмалар катнаша ала:

-​ социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау;
-​ гражданнар сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
-​ гаиләләргә, аналарга, аталарга һәм балачакка булышлык;
-​ яшьләр проектларына булышлык;
-​ фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендәге проектларга булышлык;
-​ тарихи истәлек саклау;
-​ кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;
-​ әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;
-​ милләтара һәм дин-ара татулыкны ныгыту;
-​ иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга булышлык;
-​ гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.
Конкурста катнашу өчен оештыручының президентскиегранты.рф сайтында теркәлергә кирәк. Беренче конкурста катнашу өчен заявкалар 2017 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Икенче конкурс 16 августтан 29 сентябрьгә кадәр булачак.
Белешмәләр өчен Мәскәүдәге телефон: (495) 419-1777.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International