Законсыз корылмалар һәм чистартылмаган агынты суларны агызу. Экология министрлыгы Татарстан акваторияләрен тикшерә башлады

2017 елның 21 мае, якшәмбе

Экологлар Казансу елгасы акваториясе буенча рейдка чыктылар. Күз алдында – яр буе линияләрендәге законсыз каралтылар һәм чистартылмаган агынтыларны агызып чыгару.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре табигый суның пробаларын алды. Экспресс-анализлар күрсәтүе буенча, эретелгән кислородның күләме - нормада. Экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров гомуми файдаланылыштагы территорияләрдән законсыз объектларны сүтү турында экологларның күрсәтмәләре ничек үтәлүен тикшерде. Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев тарафыннан, эссе һава торышы башланганчы, республика акваторияләрендә су сыйфатына контрольне көчәйтү бурычы куелды. Аның әйтүенчә, су объектларына антропоген йогынтылар зәңгәр-яшел суүсемнәрнең үрчүенә сәбәп булып тора, ә алар, черегәндә токсинлы, бу исә балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Бу көннәрдә Казанда “Су объектларының антропоген эвтрофикацияләнүе процессларының глобаль таралуы: проблемлар һәм аларны хәл итү юллары” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узды. РФА Идел бассейны экологиясе институты (Тольятти) профессоры Владимир Селезнев билгеләп үткәнчә, конференция зәңгәр-яшел суүсемнәр белән бәйле проблемаларны хәл итү юлларын эшләү өчен яхшы мәйданчык булды. Аның фикеренчә, иң мөһим пунктларның берсе пычраткыч матдәләр агызуны нормалаштыру системасын оптимальләштерү белән бәйле. Аерым алганда, сусаклагычлрда суүсемнәр артуны интенсив рәвештә стимуллаштыра торган биоген матдәләрне. Татарстан - бу юнәлештә фаворит, дип ассызыклады профессор.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International