Россиядә лачынчылыкны торгызу перспективасын бүген KazanSummit 2017 кысаларында карадылар

2017 елның 19 мае, җомга

Җәмгыятьнең игътибарын экологик өлкәдә булган проблемалы мәсьәләләргә җәлеп итү һәм илнең экологик иминлеге торышын яхшырту максатларында 2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителде, аның кысаларында сапсан лачыны популяциясен торгызу буенча чаралар планлаштырыла. Биокүптөрлелекне саклау һәм торгызу зарурлыгы мәсьәләсе Россия өчен генә түгел, ә бөтен дөньяда актуаль булып тора. Планетада кошларның кайбер төрләренең саны шулкадәр кимегән, аларга бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый саммит кысаларында Россия лачынчылыгы традицияләрен торгызу мәсьәләләренә багышланган секция булды. Сессиядә Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры урынбасары Рөстәм Рабаданов, “Экология” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФДБУ директоры Сергей Фокин, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, “Биокүптөрлелек” фәнни-методик үзәге җитәкчесе Александр Сорокин, «Лачынлы аучылык сөючеләр һәм ерткыч кошларны саклау берлеге «Рус лачыны» коммерциячел булмаган оешма президенты Илдар Еналеев, гарәп илләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Сессиядә браконьерлык гамәлләре нәтиҗәләренең Россия Федерациясендә, бигрәк тә Камчаткада, лачын популяциясе кимүгә сәбәп булуы турында билгеләп үтелде. Сергей Фокин хәбәр итүенчә, бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән республика территориясендә лачыннар үрчетү буенча питомниклар оештыру мәсьәләсе карала. Аның сүзләре буенча, лачынлы аучылыкны торгызу, беренче чиратта, табигать саклау программасы ул. Лачынчылыкны торгызу буенча ел ахырына кадәр ике үзәк проектлау планлаштырыла. Мәйданчыкларның берсе Татарстан булырга мөмкин. “Татарстанның берничә өстенлеге бар. Беренчедән, республика территориясендә аучылыкның бу төре өчен җайлашкан далалы районнар бар. Икенчедән, кошларның гамәлдәге популяциясе бар. Һәм, шулай ук шактый әһәмиятлесе, Татарстан Экология министрлыгының активлыгы. Күп кенә табигать саклау программалары, тулаем Россия территориясенә караганда, Татарстанда күпкә тизрәк тормышка ашырыла. Без бу җаваплылыкны ихтирам итәбез”, - дип нәтиҗә ясады “Экология” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФДБУ директоры Сергей Фокин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International