KazanSummit 2017: Ирбис - экспертлар фикерләре

2017 елның 19 мае, җомга

Кар барслары популяциясен торгызу мөһим һәм кирәк. Бу турыда бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый саммит кысаларында хайваннарның сирәк очрый торган төрләрен саклау буенча уртак табигать саклау проектларын тормышка ашыру өчен перспективалы халыкара мәйданчыкта сөйләделәр. Генетик күптөрлелекнең кимүе, хайваннарда иммунитетның түбәнәюе, йогышлы һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авыруларга тиз бирешүчәнлек, хайваннарның үрчүгә сәләтенең кимүе. Бу факторлар барысы да белгечләрне борчый, дип белдерде Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры урынбасары Рөстәм Рабаданов. Хәзер бу сирәк төрнең популяциясен өйрәнү һәм фаразлау буенча алда җитди эш тора. Әйләнә-тирә мохитне саклау Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты ФДБУ директоры Сергей Фокин хайваннарның югалып бара торган барлык төрләре буенча аларның популяциясен стабильләштерү һәм арттыру буенча максатчан программалар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Шундый програмаларның берсе Татарстанда тормышка ашырылачак. Экология елында кар барсын – ирбисны реинтродукцияләү, реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау буенча төбәкара үзәк оештыру буенча төп эшләрне башкару планлаштырыла.

“Ирбис Россия Федерациясенең һәм Халыкара табигать саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән. Һәлакәтенең төп сәбәбе – браконьерлык һәм контрабанда. Шуңа күрә бүген әлеге төрне саклауга юнәлтелгән озак сроклы программа зарур, - диде Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Россиядә Кавказда Каплан торгызу үзәге бар. Без Сочи милли паркында булдык, анда белгечләр алгы азия капланнары парларын формалаштыра, яңа туган балаларын карый һәм яшь капланнарны кыргый табигатькә чыгаруга әзерли. Экосистемага антропоген йогынты үсү шартларында кар барслары популяциясен торгызу буенча чараларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм импульс бирү өчен мөһим мероприятиеләрнең берсе Татарстан Республикасында төбәкара кар барсы реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау үзәге төзү булачак”.

Рабаданов билгеләп үткәнчә, «KazanSummit 2017» кысаларында шундый мөһим мәсьәләне тикшерү экспертларга фикер алышу мөмкинлеге бирде һәм эш группасы формалаштыруның башлангычы булды. Булган тәҗрибә хайваннарның сирәк очрый торган төрләре популяциясен торгызу буенча бүтән программаларны тормышка ашырганда да кулланылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International