Нефть шәһәрендә яшәүчеләр ЭКО-күргәзмә оештырды

2017 елның 21 апреле, җомга

Әлмәттә яшәүчеләр файдаланылган материаллардан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырдылар. Шәһәр паркларының берсендә “ЭКО-күргәзмә”дә алар 40тан артык гаилә экспонаты күрсәттеләр. Катнашучыларның иҗади эшләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, Әлмәт районы Экология департаменты вәкилләре, “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучылар, “Экосервис” ГАҖ хезмәткәрләре бәяләде. Резин шиннардан һәм иске йорт җиһазлары калдыкларыннан ясалган өч тәгәрмәчле велосипед жюри әгъзаларында аеруча зур кызыксыну уятты һәм югары бәя алды. Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар гына түгел, ә биредә булган һәркем уңай кичерешләр алды. Мероприятие кысаларында шәһәр кешеләре күңеллле стартларда, гаилә воркаутында, иҗади ярышларда, төрле мастер классларда катнашты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International