Экология елында Казанда “Әйләнә-тирә дөнья белән килешеп” дигән китап күргәзмәсе ачылды.

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Экология елы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында “Әйләнә-тирә дөнья белән килешеп” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Тематик тупланмалар әйләнә-тирә дөнья белән бәйле әһәмиятле проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Экспозициядә кешенең табигать белән үзара мөнәсәбәтен чагылдыра торган фәнни китаплар, энциклопедияләр, экологик журналлар бар. Тематик тупланмада шулай ук инглиз, немец, француз, төрек һәм гарәп телләрендә басмалар («Greenpeace», «Que sais-je?» китаплар сериясе) куелган.

Күргәзмә 2017 елның февраль ахырына кадәр эшләячәк.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International