Званка күле ярындагы кирпеч койма җимертелде

2016 елның 4 ноябре, җомга

Питрәч районы Званка авылындагы күл ярында урнашкан бер йорт-җирнең иясе анда яшәми, ә күл суына терәп корылган кирпеч койманы, “мин сатып алганда ук бар иде” дигән сылтау белән, сүтүдән баш тарта булып чыкты. Ахыр чиктә Питрәч район башкарма комитеты ул койманы техника кулланып җимертергә карар итте.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль округы башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлевның әйтүенчә, агымдагы ел эчендә министрлык инспекторлары су объектларын куллану һәм саклау законнары бозылуның 1.5 меңнән артык очрагын ачыклаган, гаеплеләргә барлыгы 8.5 млн сумнан артык штрафлар салынган. Халыкның су объектларына иркен баруын чикләү фактлары буенча судларга 43 шикаять бирелгән. Бүтән фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International