Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, дәүләти экологик мониторинг кысаларында, Тукай районы Иштерәк авылы янындагы 797 кв.м мәйданлы, 1.8-4.5 м тирәнлеге карьерны лицензиясез казу фактын ачыклады. Казуда экскаватор һәм берничә КамАЗ катнашкан, 2510 кубометр вакташ чыгарылган. Алдан исәпләү буенча 1 147 070 сумлык зыян салынган. РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану”) буенча административ беркетмә төзелде. Материаллар җинаять эше кузгату өчен Россия ЭЭМ Тукай районы бүлегенә җибәрелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте