Республика һәм шәһәр көннәре алдыннан, 27 августта Казанның “Кырлай” паркында экологик фестиваль үткәрелә. Анда конкурслар, чүп-чарны аерым җыю, калдыклардан һәм балчыктан әйберләр, эко-сумкалар, чәчәк композицияләре ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Граффити рәссамнары чүп контейнерларын үзенчәлекле бизәүдә ярышачак. Чараның максаты – халык игътибарын экология һәм чүп-чар сортлау проблемаларына юнәлтү.
Былтыр мондый чара Казанда 30 августта үткәрелде – эко-трамвай һәм эко-троллейбус җибәрелде, калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класслар үткәрелде.
Чараны “Идел буе экология компаниясе” ҖЧҖ оештыра.
Министрлыкның матбугат хезмәте