Дәүләт инспекциясе беренче яртыеллыкка йомгак ясады

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары 2016 елның беренче яртысында 5154 тикшерү үткәргән, 3992 табигать саклау законнарын бозу очра- гын ачыклаган. 33 миллион сумнан артык штрафлар салган. – Министрлыкта Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясенең ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясаганда шундый саннар аталды. Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировның әйтүенчә, МВДның ТР буенча тикшеренү комитеты, Табигать саклау прокуратурасы, суд органнары белән ярашлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә быел табигать саклау законнарын тупас бозулар өчен Экология министрлыгы материаллары буенча 12 җинаять эше кузгатылган (2015 елда 8 булган). Шуларның 8е – коры җир карьерларын законсыз казыган өчен, 3се – су төбеннән казылма чыгарган өчен, 1се – су объектын пычраткан өчен. Әйләнә-тирәлеккә 325 миллион сумнан артык зыян салынган. Бүгенге көндә хокук саклау органнарында 27 материал җинаять эше кузгату буенча каралып ята: 15е – тулай таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару буенча (берсе су төбен законсыз казу буенча) – РФ ҖК 158 статьясы – “урлашу”; 8е – калдыкларны рөхсәтсез ташлау буенча – РФ ҖК 254 статьясы – “җир бозу”; 4се – юынты сулар агызу буенча – РФ ҖК 247 статьясы – “экологик куркынычлы матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу”. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев үзенең йомгаклау чыгышында табигать саклау законнарының үтәлешенә контрольне көчәйтергә кушты. “Тулай таралган казылмаларны законсыз чыгаруны үз вакытында ачыклау һәм булдырмау зыян салуны шактый киметергә юл ача. Бозуларны Экология министрлыгы инспекторлары үзләштергән төрле техникаларны кулланып ачыклау да күп уңай нәтиҗәләр бирә”, – дип белдерде. Тулай таралган казылмаларны суда законсыз чыгару фактларын оператив ачыклау максатыннан Татарстанның эре елгалары буйлап көн саен рейдлар ясарга карар ителде. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International