«Антикоррупционный вестник» («Коррупциягә каршылык хәбәрләре») журналының чираттагы саны чыкты

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-vestnik.htm), “Антикор- рупционный вестник” (“Коррупциягә каршылык хәбәрләре”) электрон журналының чираттагы саны урнаштырылды. Аны коррупцион һәм бүтәнчә хокук бозуларны профи- лактикалау буенча җаваплы Гөлназ Әбләева әзерләгән. Журналда Министрлыкның 2016 елның 2 кварталындагы коррупциягә каршылык эшчәнлеге, шулай ук төрле хәбәр тарату чараларының коррупциягә каршылык турындагы мәкаләләре бәян ителгән. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International