Яшел үлән урынына – төзелеш чүп-чары

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Экология министрлыгы инспекторлары, төнге рейд вакытында, Казанның Авиатөзү­челәр районындагы хәзер эшләми торган трамвай депосыннан чүп төяп чыккан КамАЗны күреп алып, артыннан китеп, Мәскәү районы Рәхимов урамының аулак, тыныч бер почмагында ясалган чүплеккә барып чыкты. 22 мең квадрат метрлы территориягә тонна-тонна төзелеш калдыклары ташланган булып чыкты.

“ТР буенча МВД хезмәткәрләре белән бергә тоткарлау башкарылды, техниканың иясе ”Иль-Хамет” ҖЧҖ икәне ачыкланды. Хәзер табигатькә салынган зыян исәпләнә. Чүплек­нең күләменә күрә, ул берничә миллион сумлык булыр”, – дип хәбәр итте Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспек­циясе башлыгы Алмаз Закиров.

Гаепле зат РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катла­мын җимерүче я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча җәзага тартылачак. Юридик затларга 250 мең сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук бозуны бетертү һәм территорияне тиешле торыш­ка китертү турында судка шикаятьләр әзерләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International