11 май – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелгән көн

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

11 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелүгә 15 ел тулды. Шул уңайдан Министр Фәрит Габделганиев республиканың табигать саклау службалары вәкилләренә мөрәҗәгать итте:

“Татарстанның табигать саклау өлкәсе күпьеллык бай тарихка ия. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелүгә 15 ел тулды. Ул башта Әйләнә-тирәлекне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы дип атала иде. Узган барлык дәвердә аның төп эшчәнлек юнәлеше булып республикада табигатьтән файдалануның, әйләнә-ти­рәлекне саклауның экономик механизмын һәм экологик белем бирүне камилләштерү буенча күләмле программаларны тормышка ашыру торды. Россиянең һәм Татарстанның яңа дәүләтчелеген аякка бастыру шартларында иң төп рольне 1992 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе уйнады, ул гражданнарның уңай әйләнә-тирәлеккә, киләчәк буыннарның табигый байлыклардан файдалануга хокукын беркетте. Бүгенге көндә республикабыз экологик рәвештә хәл ителгән бик күп идарә чишелеш­лә­рен, бизнесның экологик проблемаларны чишүгә җаваплы каравы, хакимият органнары­ның фәнни даирәләр һәм җәмәгатьчелек белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе үрнәкләрен күрсәтә ала. Татарстанда озайлы табигать саклау программаларын тормышка ашыручы һәм техноген йөкләнешне киметүгә шактый өлеш кертүче эре предприятиеләрдән, үз территорияләренең санитар-экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүче муниципаль берәмлекләрдән, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшчәнлекне фәнни тәэмин итүче ТР Фәннәр Академиясеннән, ТР ФА ИПЭН институтыннан, барлык кимәлләрдәге мәга­риф оешмаларыннан, беренче чиратта республиканың алдынгы ВУЗларыннан, ТР территориясендә экологик контроль һәм күзәтчелек башкаручы федераль һәм региональ органнардан, иҗтимагый экологик оешмалардан торган экологик кластер формалашты. Бүген барысын да котлыйсы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International