12 май – Экологик белем көне

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген Россиядә Экологик белем көне үткәрелә. 1991 елда халыкка экологик культура иңдерү максатыннан нигезләнгән бу көн кысаларында күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар, җыештыру һәм яшелләндерү чаралары оештырыла.

Быелгы Экологик белем көнендә Казанның 90нчы мәктәбендә (Комаров ур. 12) 12.00дә агачлар утыртылачак. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

    Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International