Экология министрлыгы хезмәткәрләре 1 тоннадан артык макулатура тапшырды

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, ГринКазан хәрәкәте иреклеләре “Урманны коткарыйк” проекты кысаларында оештырган акциягә кушылып, узган ел азагыннан бирле җыела килгән 1 тоннадан артык макулатураны тапшырды.

Министр Фәрит Габделганиев макулатура җыюлар Татарстанның һәр шәһәрендә, районында, авылында үткәрелергә тиеш, бу планетаның “яшел үпкәләрен” сакларга да, халыкны экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларын чишүгә җәлеп итәргә дә, табигатькә сак караш иңдерергә дә мөмкинлек бирә, дип белдерде.

ГринКазан хәрәкәте иреклеләре макулатура җыю чараларын инде икенче ел үткәрә. Шуннан кергән акчага исә миләш, чыршы, каен үсентеләре утыртыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International